Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Татарстан мәктәбенең директоры Төркиядә ял иткәндә һәлак булган

Экскурсия көймәсе су астындагы кыяга бәрелеп, һәлакәткә очраган, борттагы 32 кешенең берсе үлгән.

news_top_970_100

3 ноябрьдә иртәнге якта Төркиянең Анталья курортында көймә белән һәлакәт була. Экскурсия катеры ярдан 20 метр ераклыкта су астындагы кыяларга бәрелеп, җимерелә. Бортта 32 кеше була, аларның уникесе — Россия туристлары. Бер пассажир һәлак була. Ул — Татарстанда инвалид балалар мәктәбенең директоры Данияр Мохитов. Бу мәгълүматны «Комсомольская правда» сайтына Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгында раслаганнар.

Данияр биредә хатыны белән ял иткән. Даниярның мәетен катер трюмында тапканнар. Алар алдагы ялларда Татарстанга кайтырга тиеш булган.

«Бик кызганыч, бик мәрхәмәтле, тәртипле кеше, яхшы укытучы иде. Һәрвакыт позитив булды, аны балалар да, укытучылар да, ата-аналар да яратты», — дигәннәр министрлыкта.

Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы Төркиядә Россия илчелеге белән элемтәгә керә, диелә хәбәрдә.

Соңрак «Татар-информ» агентлыгы хәбәр иткәнчә, Данияр Мохитов Азнакайның физик мөмкинлекләре чикле булган балалар мәктәбенең директоры булып эшләгән. «Данияр Мохитов 1 ноябрьдә отпуск рәсмиләштерде. Ул хатыны белән Төркиягә китте. Атна азагына кайтырга тиеш иде», — дип сөйләгәннәр агентлыкка Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгында.

Мохитов бу мәктәп белән 2015 елдан җитәкчелек иткән. «Мәктәптән аны яхшы яктан гына сыйфатлыйлар. Аны балалар да, укытучылар да, ата-аналар да яратты. Аның 2011 һәм 2014 елда туган ике баласы ятим калды», — дигән министрлык вәкиле.

Агентлыкка үз чыганагыннан билгеле булганча, Татарстанның Төркиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге мәрхүмнең гаиләсенә мәетне алып кайтуны оештыруда ярдәм итәчәк.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100