Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Татарстан мөфтияте вәкиле керәшеннәр Ислам диненә кире кайтыр дигән өметен белдерде

Яңа Шигали авылындагы мәчеткә ярымай кую тантанасында Татарстан Диния нәзарәтенең Аксакаллар шурасы рәисе Айрат хәзрәт Әюпов керәшеннәрнең татарча дөрес сөйләшүләрен әйтеп, аларга кире «үзебезнең дингә кайтырга» язсын иде, дип теләде.

news_top_970_100
Татарстан мөфтияте вәкиле керәшеннәр Ислам диненә кире кайтыр дигән өметен белдерде
Салават Камалетдинов

Бүген Питрәч районының Яңа Шигали авылындагы мәчеткә ярымай куйдылар. Тантанага килгән Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең Аксакаллар шурасы рәисе Айрат хәзрәт Әюпов керәшеннәр турында сүз башлап, аларны Ислам диненә кире кайтырга чакырды.

Без хәзрәтнең сүзләрен үзгәртмичә, ул ничек әйтте — шулай китерәбез.

«Питрәч районында, әйе бит, шушындый мәһабәт мәчетнең ачылуы — ул үзе бер бәхет, үзе бер „символичный“ әйбер әйтәсем килә», — дип башлады Айрат хәзрәт Әюпов сүзен.

Аннан соң Айрат хәзрәт Әюпов Питрәчтәге керәшеннәрнең татар телендә матур сөйләшүләрен ассызыклап, бераз мактап алды да, аларга «киредән үзебезнең динебезгә кайтырга» насыйп итүне сорады.

«Питрәчтә безнең керәшен татарларыбыз яши. Алар… Аларга сокланып бетә алмыйм мин. Чөнки нәрсәсе белән… Алар үзләре белән сөйләшкәндә дә, кайда гына сөйләшкәндә дә бер генә чит ил теле сүзен дә кушмыйлар, бер генә рус телен дә кушмыйлар. Саф татарча сөйләшәләр. Менә шуңа күрә аларга да, Раббым бер Аллам, насыйп итсен иде шушы мәчетләребез киредән үзебезнең динебезгә кайтырга [ярдәм итсен]», — диде Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең Аксакаллар шурасы рәисе Айрат хәзрәт Әюпов.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100