Татарстан мөфтие мөселманнарның сакалларына бәйләнүчеләргә җор җавап биргән
Камил Сәмигуллин кинаяле һәм җор җаваплары белән билгеле шәхес.
Мөфти башка кешеләрнең дә сакаллары булуына ишарә ясаган.
«Актерларның да сакаллары бар. Трансвестит һәм гейларның да сакаллары бар. Музыкантларның да сакаллары бар. Христиан һәм яһүдиләрнең дә сакаллары бар. Әмма барысын да никтер мөселманнарның гына сакаллары борчый», — дип язган ул.