Татарстан мөфтие кызлар мәктәбе ача: "Белем бирү татар телендә булачак"
Татарстан Республикасы Диния нәзарәте Казанда "Мозаффария" кызлар мәктәбе ачарга җыена. Ул шул исемдәге элекке мәдрәсә бинасында - Сара Садыйкова урамында, Зәңгәр мәчет белән янәшә булачак. Мөфтинең урынбасары Мансур хәзрәт Җәләлетдин “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә мәктәпнең ни өчен кызлар мәктәбе булуы, анда кемнәр кабул ителүе һәм уку йортына булган планнары турында сөйләде.
Мәктәп белән Татарстан Республикасы мөфтие урынбасары Мансур хәзрәт Җәләлетдин таныштырды.
Мәктәп кайчан ачыла һәм уку процессы нинди булачак?
- Мәктәпне Татарстан Республикасы мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин ача. Бу елның 1 сентябрендә ачарга ниятлибез, чөнки ихтыяҗ да бар, теләүчеләр дә бик күп.
Мәктәп 3 катлы. Төзәтү эшләрен башлар өчен, әлегә иганәчеләребездән акча алып, акча туплыйбыз. Акча, әлбәттә, кирәк, шактый кирәк. Бинабыз иске, 19 гасырда төзелгән. Аның түбәләре дә тишелгән, шуңа күрә ул бераз төзәтү эшләрен таләп итә. Үз вакытында мәктәпне кышка ябып китеп, анда канализация, җылыту торбалары шартлаган. Аларны да алыштырырга кирәк. Бүген матди яктан ихтыяҗ бар. Төзәтү эшләрен алып барабыз, өлгерербез дип ниятлибез.
Иганәчеләребезне әйтә алмыйм. Алар үзләре “безне зинһар игълан итмәгез” дип теләделәр, шуңа күрә мин аларның исемнәрен әйтә алмыйм.
Бу кызлар мәктәбе булачак, мәдрәсә түгел. Ни өчен шулай? Каян килгән әйбер бу? Бу – таләп һәм ихтыяҗ. Вакыты, заманасы җиткәндер. Бүген безнең мөселманнарыбыз бик күп. Яшьләребез күп, алар өйләнешәләр, аларның балалары туа. Мөселман балаларыбыз да бик күп. Балаларны укытырга шундый ихтыяҗ туды. Безгә “хәзрәт, балаларыбызны укытыр өчен берәр мәктәп ачып булмасмы икән”, дип мөрәҗәгать иттеләр. Һәм без биредә ирләр аерым, кызлар аерым укый торган мәктәп булдырдык. Бу, әлбәттә, яңалык түгел. Бу – Пётр I заманыннан ук килгән әйбер, шул чорда да шундый укыту булган. Аннары инде шулай дәвам иткән. Патша революциясе вакытында да, аннан соң да шулай булган. Балалар аерым укыган. Аннары гына балалар, ирләр һәм кызлар кушылып, бергә укый башлаганнар. Менә шундый мәгълүматыбыз бар.
Кайбер вакытта укыган чакта ирләр һәм кызлар бик авырсыналар. Мәсәлән, бергә утырганда, яки ниндидер фәннәрне өйрәнгәндә аларга авыррак. Монда инде кызларыбыз аерым, егетләребез аерым укый. Әмма бу мәктәптә егетләр әлегә юк, чөнки урыныбыз әз. Малайларга да, егетләргә дә урын җитми, шуңа күрә башта кызларны гына укытабыз. Кызлардан гына башлыйбыз. Безнең янәшәдә җир бүлемтеге бар, анда бина төзеп, ирләрне укытырга ниятлибез. Яисә инде егетләрне башка бер җирдә бина алып укытачакбыз.
Мәктәпнең исеме нинди була икәнен белмим. Бәлки шул ук "Мозаффария" исеме калыр. Матур исем бит. Мәктәпнең ничек аталуы турында без бераз сөйләшкән идек, әмма уртак фикергә килмәдек. Мозаффария – матур һәм тарихи исем. Бу бина төзелүгә аңа Мозаффария дип кушалар, шуңа күрә шул исеме белән калсын. Мозаффария мәдрәсәсендә революциягә кадәр бөек, зур, атаклы шәхесләр укыган. Бәлки безнең кызларыбыз да киләчәктә милләтебезгә, ватаныбызга файдалы балалар булып, атаклы исемнәр алырлар.
Кызлар башка мәктәпләрдә кебек 6-7 яшьтә укырга кереп, 11 ел дәвамында белем алачаклар. Казанда Усмания мәктәбе дә бар, әмма ул шәһәр читендә. "Бөкеләрдә" утырып, анда барып җитәр өчен, балаларны алтыда ук уятырга кирәк. Ул вакытта балаларга алтыда торып, шәһәр читенә барырга бик авыр. Ә бу мәктәп шәһәр уртасында урнашкан, монда эшкә барганда да уңайлы, монда йортлар да бар. Теләүчеләр бик күп булыр дип уйлап торабыз.
Балалар башка мәктәпләрдә кебек бердәм дәүләт имтиханнарын биреп чыгачаклар. Беренче сыйныфка барганда ничек итеп киләләр, безгә дә шулай итеп киләчәкләр. Әмма бездә белем алучы балалар мөселманча киенгән булырга тиеш, чөнки без, әлбәттә, дин дәресләре дә бирәбез. Бу бинада бирмәсәк, янәшәдә мәчетебез бар, шунда укытырбыз, дин дәресләрен шунда алырлар. Физик культура дәресләренә каршы бинага керерләр. Безнең күрше мәктәп белән килешү бар. Аларның спорт залы зуррак, физик культура дәресләрен шунда укырлар. Без, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы белән программа төзеп, шул программа буенча укытачакбыз. Әмма безнең өстәмә дәресләр, дин, намаз уку тәртипләре дәресләре булачак.
Бик күп бала, мәктәпне бетергәч, мәдрәсәгә килә. Мәдрәсәгә килгәч, “кызганыч, мин укымадым”, ди. Дин сабакларын, намаз уку тәртипләрен, дога кылуны белмиләр. Бу мәктәптә гореф-гадәтләр, тәртип, әхлак дәресләре укытылачак. Кызлар – безнең киләчәк аналарыбыз. Әлбәттә инде тәртипле, дога кылган, намаз укыган кызларыбызны, сер түгел, егетләребез дә эзләп йөридер.
Балаларны кем һәм нинди телдә укытачак?
- Безнең мәктәптә дәресләр, әлбәттә, татар телендә биреләчәк.
Рус теле дә, инглиз теле дә, чит ил телләре дә, башка фәннәр дә булачак. Укытучылар белемнәре, спецификалары буенча укытачаклар. Укытучыларга таләпләр мондый: физика белгече булса, физик булсын. Инглиз теле укытучысы булса, инглиз телен белсен, ә инде тарихчы булса, тарихны белсен. Дин дәресләрен бирүчеләр, әлбәттә, динне яхшы белергә тиеш.
Күпме укучы кабул ителәчәк дигән сорауга җавап биреп булмый. Бу – сер түгел, әмма үзебезгә дә әле мәгълүм түгел. Укырга теләүчеләр бик күп. Директорны чакырып, укытучыларны җыеп, педагогик совет оештырырга планлаштырабыз. Бу мәсьәләләрне рәсмиләштерергә кирәк инде. Гади хөкүмәт мәктәпләрендә дә беренче елда 4 сыйныф алабыз диләр. Әмма беренче сыйныф балалары 6 сыйныфлык җыела. Бер сыйныфта 20 бала түгел, 30 бала була. Бездә дә шулай булачак, әти-әниләр күпме гариза бирә икәнен без дә белмибез бит.
Укытучылар саны билгеле булмаса да, һәр фәнгә бер белгеч, бер укытучы икәне билгеле. Кызлар мәктәбендә укытучылар, әлбәттә, хатын-кызлар гына булачак. Директорыбыз да хатын-кыз.
Бу мәктәпне күптән ачарга кирәк иде инде, күптән җыена идек. Усмания мәктәбе бар, эшли, анда барырга теләүчеләр күп, әмма, әйткәнемчә, шәһәр читендә булуы шактый кешегә авырлык тудыра. Анда барып та җитә алмыйлар, шуңа күрә бу мәктәп күптән кирәк иде инде, безнең бинабыз гына юк иде. Хәзер инде безнең шәһәр уртасында шундый бинабыз бар. Без анда, берсүзсез, мәктәп ачарга ниятләдек. Бу тарихи бина безгә кире кайтарылды. Халык көтә. “Бу бәлеш пичтән тизрәк әзерләнеп чыксын инде”, дип көтеп торалар.
Мәктәбебездә видеокүзәтү дә булачак. Ул замана таләпләре буенча булырга тиеш. Бүген видеокүзәтү мәктәпләрдә генә түгел, хәтта балалар бакчасында да бар. Мәктәбебездә бөтен әйбер дә бар, җиренә җиткереп эшләнгән булачак. Төзәтү эшләре күп калмады инде, барысын да бетерербез дип ышанабыз. Мөфтиебез хәзерге вакытта тырышып иганәчеләр эзли, атна саен икешәр җыелыш үткәрә. Барысы да мөфтинең тырышлыгы белән эшләнә.
Укыту бөтенләй түләүсез булмаячак, калькуляция дә эшлисе бар әле. Моны мин төгәл генә әйтә алмыйм.
Мәктәпнең максаты
- Роспотребнадзор кешеләре килә, алар белән эшне башлаганда ук киңәш итәбез. Кемдер башта эшли, аннары тапшыра. Без башта чакыртып, монда нәрсә эшләп була, дип сорыйбыз. Мәсәлән, мәктәптә ашханә оештырып булмаса, мәктәп туклануын савытларга гына салып алып киләбез. Без бөтен нәрсәне дә башта сорыйбыз. Мәгариф һәм фән министрлыгы да килеп карый. Бар структура да килә, хәтта мөһаҗирлек хезмәте дә килеп карады. Бу мәктәпкә ниндидер аерым игътибар бар.
Хәзерге вакытта төрле юнәлешле мәктәпләр, лицейлар бар. Физика, математика, инглиз теле лицейлары. Алар ниндидер гадәти, аларга кеше күнеккән. Ә татар мәктәбе мөселманча ачылган дигәч, моңа нишләптер аерым игътибар бирәләр.
Башка шәһәрләрдән килсәләр, аларны да кабул итәбез, торак йортлары бар. Бу бит революциягә кадәр бер комплекс булган. Үзенең мәдрәсәсе, торак йортлары, мәктәбе, мәчете белән бердәм комплекс.
Безнең Татарстаныбыз һәрвакыт беренче булып тора. Хәзерге вакытта башка өлкәләр дә безгә карап төрле әйберләр, мәсәлән, Рамазан чатырлары ачалар. Һәм без, әлбәттә, башка өлкәләр бу мәктәпне дә үрнәк итеп алырлар дип хыялланабыз.
Без мәктәбебезне бетергән балаларга мәдрәсәгә барыгыз димибез. Телиләр икән, табиб булсыннар, юрист яки икътисадчы... Әмма без кечкенәдән үк әдәп, әхлак, тәрбия һәм гыйлем бирәбез. Баланың үзендә булсын ул. Кулланамы, кулланмыймы, ул аның эше. Юрист яки икътисадчы булсын ул, әмма башында һәм күңелендә Аллаһы Тәгалә булсын.