Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Татарстан мөфтие: "Безнең туфрак халыкара дәрәҗәдәге галимнәрне яңадан тудырырга һәм үстерергә сәләтле"

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин «Татмедиа» АҖ генераль директоры Андрей Кузьмин белән әңгәмә корды. Татарстан диния назәрәте рәисе ни өчен джиу-джитсу спорт төрен үз итүе, мәчетләрдә татар теле курсларының киләчәге, “хәләл дуңгыз ите” тирәсендә чыккан гауганың сәбәпләре турында сөйләде.

news_top_970_100
Татарстан мөфтие: "Безнең туфрак халыкара дәрәҗәдәге галимнәрне яңадан тудырырга һәм үстерергә сәләтле"

- Камил хәзрәт, безнең тапшыруда катнашырга ризалашуыгыз өчен рәхмәт сезгә. Сүзне Изге Болгар җыеныннан башлыйсым килә. Сез быелгы җыенга нинди бәя бирерсез, ул ничек үтте?

- Начар дигән сүзләр ишетелмәде – минемчә, тәнкыйть итүләр булмагач, бу инде иң яхшы бәя, дигән сүз. Белүебезчә, безнең илебездән кунаклар бик күп иде: Чәчән Республикасының, Ставрополь краеның мөфтиләре килде, бөтен Россиядән имамнар, дин тәгълимәте галимнәре, татар дин әһелләре килделәр. Башка илләрдән, якын чит илләрдән дә кунаклар бар иде: Кыргызстан мөфтие, Әзербайҗан мөфтие, Казахстаннан вәкилләр. Барысы да бик канәгать калды, бар чаралар да югары дәрәҗәдә узды, дип киттеләр. Безнең өчен бу горурлык.

- Ә гади кешеләр, Болгарның изге җирләренә ел саен килүчеләр? Алар күп идеме?

- Төгәл санын әйтә алмам, анысын белешмәдем. Безнең өчен шунысы кыйммәт – кешеләрнең күңеле булды. Бигрәк тә үз араларында Минтимер Шәрипович йөрүе, туктап, алар белән сөйләшеп торуы, беркем белән аралашудан да баш тартмавын күреп, сөенделәр. Әле имамнар шәхригә җыелып, озак кына көтеп тордык, халык һаман беренче президентыбыз белән сөйләште, аны җибәрергә дә теләмәделәр. Без халыкның шул кадәр яратуын күреп тордык – бу дәрәҗәдәге халык мәхәббәтен сатып та ала алмыйсың, аны уйлап чыгарып та булмый, бу чын, ихлас ярату.

- Бик сөенечле хәл. Ә бит борынгы Болгар шәһәрен торгызу хәзер иң төп бурычларның берсе, бу эшне Минтимер Шәймиев һәм Рөстәм Миңнеханов зур көч куеп башкара. Сезнеңчә, бу урын соңгы елларда ни дәрәҗәдә үзгәрде, ничек бәяләр идегез?

- Миңа калса, анда берни дә үзгәрмәде дип әйтүче бер генә кеше дә булмас. Ел саен без анда нинди дә булса яңалык, яңа әйбер күрәбез. Берничә ел элек Болгар ислам академиясе юк иде. Аны булдыру идеясы туды да, бары бер ел эчендә академия аякка да басты. Быел тиздән монда бик югары дәрәҗәдә эшләнгән, затлы кунакханә ачылачак – матурлыгы буенча аңа тиңнәрне тагын каядыр табып була микән – без болар өчен дә республикабызга рәхмәтлебез.

- Ел саен бер үк күренешкә тап булабыз – мөселман кешеләре таш тирәли әйләнә, ташларны сыйпап, акчалар калдыра, шунда догалар кыла. Камил хәзрәт, аңлатып китсәгез иде зинһар, нигә бу шулай, һәм Изге Болгар җыены вакытында ниләр эшләргә ярамый?

- Кешеләрнең болай кылануы – авырткан җиребез, бик күңелебезне төшерә торган хәл. Кешеләр динебезне белмәүдән килеп чыккан әйберләр бу. Миңа калса, Болгарны күрсәтеп йөрүче хезмәткәрләр, гидлар белән аерым бер эш алып барырга кирәк. Кайчакта алар, кешеләргә кызыграк булсын, ниндидер көчлерәк тәэсирләр алсыннар дип тырышалар. Мондый хәлне без башка шәһәрләрдә дә күрәбез – Питерда, Мәскәүдә, анда да ниндидер берәр изге дип саналган җанварның корсагыннан сыйпасаң, имеш, бөтен теләгәнеңә ирешәсең. Шулай җайлы гына булса иде ул... Нигәдер шәһәр тулы бәхетсезләр, соң, шундый бәхет китерүче песиләре булгач, бу шәһәр халкы тулаем бәхетле булырга тиеш бит. Без ачык итеп аңларга тиеш – барысы да Аллаһы Тәгаләдән килә, һәм бөтен дога-ялваруларыбыз, теләкләребез дә аңа гына юнәлтелгән булырга тиеш. Шуңа да гидларга моны аңлатырга, аларның белемнәрен арттырырга кирәк. Без килеп, аңлатып, күрсәтергә, ярдәм итәргә һәрвакыт әзер. Әллә нәрсәләр уйлап табып ятарга кирәкми. Болгарда болай да вакыйгалар җитәрлек, аның бит тарихы искиткеч бай, тирән, зур тарих. Чынлыкта нәрсә булган – шуны аңлатырга кирәк.

- Шәһәр күренекле урыннарга бай, анда истәлекле җирләр саклап калынып, торгызылган.

- Кешеләр табына торган бу багана – тарихи мәчеттән сакланып калган бердәнбер терәк, ул тарихи объект буларак кыйммәткә ия. Аның әһәмиятен булганыннан арттырырга кирәкми, бу тарихи әйбер. Аны җимерүнең мәгънәсе юк, ләкин әйләнеп йөрергә, табынырга да кирәкми.

- Сез кешеләрнең белмәве турында искә алдыгыз, әйдәгез, белем бирү турында сөйләшеп алыйк. Болгар ислам академиясендә якланачак диссертацияләрнең темалары билгеле булды. Алар белән сез танышмы? Аларны фәнни-дини күзлектән чыгып, ничек бәялисез? Белүемчә, сез фән белән дә тирәннән шөгыльләнәсез.

- Темаларның күп өлеше татар дин тәгълимәтенә нигезләнгән, чөнки бу безнең өчен бик кызыклы өлкә. Мәсәлән, быел Татарстан Республикасы Диния назәрәтендә имам Шиһабетдин Мәрҗанинең ун хезмәтен бастырып чыгардык. Үз вакытында ислам белгечләре һәм шәрыкчылар аны бер күзлектән чыгып өйрәнә иде. Мәсәлән, безгә аның турында һәрвакыт ул бөек тарихчы, бөек татар мәгърифәтчесе, эшлеклесе дип әйтеп килделәр. Ул беренче чиратта рухи остаз, мәчет имамы да булган.

Ул Бохарада һәм Сәмәркандта укыган – монысын да сызып атырга ярамый. Мәрҗани истәлегенә куелган иң зур һәйкәл – ул мәчет, ул әле һаман да тора. Дини ягын онытырга ярамый. Кызганычка каршы, без аның китапларын аңлап ук бетермибез. Мәсәлән, аның тел мәсьәләсенә нинди мөнәсәбәттә торганын. Бу яклап Мәрҗани бик каты торган. Мин хәзер аның идеяләрен бөтенләе белән кабул итәргә кирәк димим, Мәрҗани үзе дә тәнкыйди карашта торган, үткәндәге галимнәргә ул тәкныйть күзлегеннән караган. Мәсәлән, гакыйдә буенча иң киң таралган китап – Тафтазани китабы. Ул аңа риза булмый, үзенең тәфсирен булдырып, безнең мәдрәсәләргә кертә. Аның хәтта исеме дә кызыклы - «Китаб әл-хикмә әл-бәлига әл-җинния фи шәрх әл-гәкаид әл-хәнәфия» («Хәнәфиләр тәгълиматын айларга ярдәм итүче төпле фәлсәфә турында китап»). Ягъни ул тәнкыйть күзлегеннән карап фикер йөрткән. Мәсәлән, ул дин катнаштырып өйләнешүләрне хупламаган: мөселманнар мөселманнарга, христианнар христианнарга өйләнергә тиеш, дигән. Аннары, ул элмә такталарны да тәнкыйть иткән – нигә аларны татар телендә ясамыйлар, дип гаҗәпләнгән. Бик кызыклы фикерләре, идеяләре бар, алар белән без бәлки килешмәбез дә, ләкин баребер өйрәнерә тиешле – һәм аныкын гына түгел.

Һәм академия бу мәсьәләне хәл итәргә тиеш. Күп темалар нәкъ менә безнең татар дин тәгълимәте тирәсендә, кулъязмаларда гына калган тулы бер катлам китаплар бар – алар беркайчан да басылмаган. Аларны тәрҗемә итәргә кирәк: “Ворд”та җыеп, өйрәнергә, гомүмән, гавәмгә җиткерергә. Минемчә, бу бүген безнең академиянең беренче дәрәҗәдәге бурычы. Моның белән бер үк вакытта, әлбәттә, башка темалар да булачак.

- Камил хәзрәт, беренче диссертацияләр, беренче темалар барлыкка килгән икән, димәк, бездә Мәрҗани, Курсавилар эшен дәвам итүче яшь галимнәр барлыкка килгән дигән сүз. Алар арасында татарлар бармы?

- Әлбәттә бар. Безнең җирлегебез, туфрагыбыз моны дәлилләде. Күреп торабыз – бу җирләрдә никадәр күп вакыйгалар булган, XVI гасырдан башлап, хәтта әле аннан да алдарак. Тетрәнүләр вакытында бөек галимнәр барлыкка килгән. Хәтта XVIII–XIX гасырларда без бүген белә торган бөек галимнәр булган: Рәмзи, Баруди, Мәрҗани, Курсавилар. Бу исемнәрне чиксез санап була, бу биниһая зур катлам. Бу безнең җиребезнең янәдән шундый халыкара дәрәҗәдәге галимнәрне тудырырга, үсерергә, тәрбияләгә сәләтле икәнен күрсәтә. Безнең өметебез зур – күп тә үтмәс, академиянең беренче чыгарылышлары булыр, безнең шәригать фәннәре докторлары, дин гыйлеме докторлары һәм башкалар килеп чыгар. Һәм без бу хезмәтләрне күрербез, бөтен дөнья аларны бәяли алыр.

- Сезнеңчә ничек, академия тудырачак фәнни нигез, мәгърифәтчелек эше безгә, кызганычка каршы, соңгы елларда каршы торырга туры килгән чит агымнардан ниндидер калкан, яклау булып тора алыр микән?

- Берәр җирлек шәһәр башлыгыннан мәхрүм калса, төлке килер дә, үзен анда шәһәр башлыгы дип игълан итәр. Кайсыдыр мәйданда арслан булмаса, башка бер җанвар килер дә, үзен монда мин баш, дип әйтер. Әгәр чын галимнәр булмый икән, алар динне һәм исламны ничек иңдерелгән булса, шундый итеп аңлата алмыйлар икән, димәк, чит агымнар киләчәк. Чөнки идея бары идея белән генә алышына ала. Теләсә-кайсы идеягә без башка идеяне каршы куя алабыз. Әгәр дә инде без үз юлыбызны өйрәнмәсәк, әлбәттә, башка агымнар килеп чыгып, бу урынны алачак. Сез инде әйтеп киткәнчә, безгә үз галимнәребезне тәрбияләргә кирәк, һәм монда без үзебезнең чиксез зур дин тәгълимәте мирасыбызга нигезләнергә тиешбез. Бу теләсә-кайсы радикаль агымнарга һәм карашларга каршы көрәшнең иң ышанычлы, нәтиҗәсе булачагы күренеп торган, көчле алымы.


- Бу процесс башландымы, ничек уйлыйсыз?

- Ул инде бара.

- Мин, журналист буларак, 90-нчы еллар ахыры – 2000 нче еллар башында бу тематика белән актив шөгыльләндем. Без моннан күпме кеше укырга Согуд Гарәбстанына, Төркиягә киткәнен карый идек, кире кайтып, алар үсентеләрен җибәрә иде. Ничек уйлыйсыз, бүгенгә вәзгыять тынычландымы? Читтә укып кайтканнарның күбесе имамнар булып, мәчетләрдә үз тирәләрендә кечкенә булса да, үз яраннарын җыеп, аларга безнең өчен чит булган карашларны таратып ятты. Гомумән, кем имам була ала? Бу ни рәвешле эшләнә, сез аны ни дәрәҗәдә кул астыгызда тота аласыз?

- Чит илдә уку ул вакытта чарасызлыктан эшләнгән әйбер иде, чөнки үзебезнең мәдрәсәләребез юк иде. СССР таркалганнан соң белем алырдай урыннар булмады. Шуңа да кеше төрле илләргә белем эстәп чыгып китте – кем Согуд Гарәбстанына, Мисырга, Төркиягә, хәтта Пакьстан һәм Малайзиягә дә.

Мәсәлән, безнең илгә табиблар яки хокук белгечләре тәрбияләргә кирәк – бюджеттан билгеле бер күләмдә акча бирелә, һәм ил аны үзенә кирәк кадәр укытып чыгара, үстерә. Шунысын аңларга кирәк – Согуд Гарәбстаны ул бер генә дине булган дәүләт, анда сыңар чиркәү дә юк. Башка диннәр һәм дини юнәлешләр булмаган бу илдә туып үскән кеше дөньяны менә шушы күзлектән чыгып аңлап тәрбияләнә. Күз алдына китерегез, яшь егет унҗиде яшендә шунда китә дә, ун елдан инде җитлеккән ир булып кире кайта. Кыяфәте белән татар кешесе, әмма күңеле, җаны, фикер сөреше белән бөтенләй икенче шәхес. Аңа ияләшергә күпмедер вакыт кирәк, безнең үз гореф-гадәтләребез, үз мәдәниятебез бар – ниндидер нечкәлекләр, һәм алар белән ничек булса да санлашырга кирәк. Үз вакытында яңа буын белән өлкән буын арасында берникадәр аңлаша алмау булуының менә бу беренче сәбәбе. Урта буын юк иде – без аны югалттык. Советлар чорында тәрбияләнгән кешеләр диннән ерак торды. Бүген урта буын – 90-нчы елларда үскәннәр – инде бабайларга әйләнде, алар инде менә хәзер мәчетләребезгә йөриләр. Ягъни беренче сәбәп – теләсә-кайсы ил үз ихтыяҗыннан, үз карашларыннан чыгып тәрбияли. Әлбәттә, ул башлангыч белемен булса да монда алып, аннары гына чит илгә китсә, яхшырак булыр иде. Идеаль вариант – мәдрәсә бетереп, Россия ислам институтында укып чыгып, академиягә керсә. Болай эшләгәндә ул тулысынча яраклаштырылган була, гади кешенең колагына сәер булып ишетелә торган сүзләр сөйләп йөрмәячәк.

Ә инде без мәчетләргә куя торган имамнарга килсәк, аларның дини белемнәре булу мәҗбүри. Ә инде бу бер авыл булып, кешене тиешенчә мөселманча җирләргә дә кеше юк икән, без инде кайбер җитмәүчелекләргә күз йомабыз. Күпмедер йолаларны белгән, укый алган кеше бар икән, ул мулла вазыйфаларын башкара.

Ә инде зур шәһәрләрдә билгеле бер таләпләр куела. Кеше чит илдә укып кайткан булса, ул яңадан аттестация уза. Чөнки ул безнең гореф-гадәтләрне белергә тиеш, татар халкының сулышын, ни белән яшәгәнен тоярга тиешле. Чит илдән карашлар сеңдереп кайткан кеше алай җиңел генә монда тулы бер мәхәллә башына килеп баса алмый. Болай эшләгәндә бик үк әйбәт булмаган нәтиҗәләре килеп туарга мөмкин.

- Сез бу эшне үз күзәтүегез астында тотасызмы соң?

- Әлбәттә, төбәкләрдә имамнар бар, алар мөхтәсибләр дип атала, һәр районда үз имамы, казые һәм рухи хөкемдарлары бар. Алар нигездә ир белән хатын арасындагы сорауларны тикшерәләр, яки ике мөселман эшмәкәр кайсысының хаклы икәнен ачыкларга тели икән, ярдәм итәләр. Башкача әйткәндә, ниндидер арадашлык (медиация) курсы бар. Әйтеп китим, безнең казыйларыбызның барысы да Казан дәүләт университетында медиация курслары узып, сертификатлар алды.

- Татар телен мәктәпләрдә укыту белән проблема килеп тугач, сез моңа альтернатива итеп башка юл - татар телен мәчетләрдә укытуны тәкъдим иттегез. Бу курсларның нәтиҗәлелеге турында фикер йөртерлек ниндидер башлангыч мәгълүмәт бармы, аларга ихтыяҗ бармы, бу курсларда күпме кеше укыды? Бу проект ни рәвешле алга сөрелә? 

- Бу альтернатива түгел, бер кулланырга мәҗбүр булган чара. Мәчетләрдә безгә татарча сөйләшүне беркем дә тыймаячак. Телне саклау өчен мохит кирәк. Миңа калса, бу модалы булырга тиеш. 80-90 нчы елларда шундый очраклар турында сөйлиләр иде – ул вакытта трамвайларда татарча сөйләшмәгәннәр, сөйләшсәң, чаплашка диеп мыскылларга мөмкиннәр. Хәзер андый әйбер юк. Хәтта Мәскәүдә дә кеше горурлык белән үз телендә сөйли ала: чеченнар чечен телендә, дагстан халкы – үз телләрендә, һәм моның өчен аларны беркем дә түбәнсетмәячәк. Моннан оялмаска кирәк.

Без мәчетләр каршында курслар булырга тиеш, дигән карарга килдек. Әлбәттә, һәр мәчеттә түгел. Өч айлык дәреслек эшләнде. Шундый курс ислам институтында узды, ул “Без- татарлар” дип аталды. Бу дәреслек бераз үзгәртеп эшләнде.

Аңлашыла ки, Актаныш яки Балтач районында мондый курсларнаң кирәге юк. Без зур шәһәрләрне сайладык – Казанда биш мәчет һәм республика буенча тагын биш мәчет, шуларда бу курсларны уздырып, сынап карадык. Хәзер мондый дәресләрне 350 кеше укып, өйрәнеп чыкты. Килүчеләр күпкә күбрәк иде, мин әйткәннәре – таныклык алучылар. Бик күп кешеләрдән яхшы сүз ишеттек, уңай бәя алдык. Мәсәлән, Яшел Үзән районында рус кешеләре килеп “Без дә татар телен беләсебез килә”, - диделәр.

Һәркем үзе тормыштагы очраклары аша да моны аңлый ала. Чит илгә чыккач, җирле халык телендә бер-ике сүз әйтсәң дә, күңелле – җавап итеп, кеше елмая башлый. Һәм бу бик табигый. Хәтта исәнләшеп, хәлләрен сорашып кына алсаң да – бу минем бу кешегә уңай мөнәсәбәтемне күрсәтә, бу гадәти, кабул ителгән әйбер.

Максатыбыз – грамматика белән башларын катырмыйча, кешене гап-гади сөйләм теленә өйрәтергә, көнкүреш дәрәҗәсендә аралшаа алса, җиткән. Бу курсларны 6 айлык итеп киңәйтергә тәкъдимнәр дә булды, быел без ике тапкыр арттырырыга телибез – 20 мәчет булачак, һәм дәресләрне 6 шар ай алып барачакбыз. Файдасы инде күренде, кеше бер-берсенә сөйләп, ияреп, шуннан китәр, дип уйлыйм. Башка төбәкләрдән татарлар булды – бер авыз сүз белмичә килеп, курсларны узганнан соң бераз сөйләшә дә башладылар.

Без вәгазьләр татар телендә булырга тиеш, дидек. Бу минем фәрманым түгел иде, ә Татарстанның Диния назәрәте пленумы карары, барлык имамнар моны хуплап, тавыш бирде. Монда бутамаска кирәк – ниндидер дәресләр, җомга намазыннан кала вәгазьләр рус телендә уза, кытайлар килеп, имам кытайча сөйли ала икән – рәхим итсен, берәү дә каршы түгел.

Беренчедән, бу атнасына егерме минут, иң күбе ярты сәгать. Рус телендә дәрес алырга теләүчеләр өчен бүген мөмкинлекләр күп, төрле мәчетләрдә балалар өчен лагерьлар шикеллерәк әйберләр уздыралар. Безне кыстыгыз, дини белем ала алмыйбыз, дияргә кирәкми. Рус телендә китаплар, дини тапшырулар, фильмнар татар телендәгеләргә караганда күп тапкыр күбрәк.

Ничектер шулай Алабугадан бер кеше белән сөйләшкән идем. Ул әйтә: “Мин сезне сүктем, нигә шулай эшләгәнегезне аңламадым”. Бер ел узгач, аптырап киткән – имамның ни турында сөйләгәнен аңлый башлаган икән бит! Һәм ул, үзенең туган телен аңлый башлаганы өчен, безгә рәхмәтләрен әйтте.

- Башыма шундук “камчы һәм прәннек алымы” килде. Камчы – син җомга намазында утырып, нәрсә сөйләгәннәрен аңламыйча интегәсең, ә инде беләсең килә икән – менә сиңа прәннек – бар да һич түләүсез телне өйрән.

- Бу бик кызык. Дини предметлар анда бик аз, без татар халкы турында сөйлибез, мәдәният өлеше дә бар. Аннары без дәрестән соң чәй эчүләр оештыра идек, акчасын да үзебез юннәттек – кешеләр дәрестән соң калып, аралашсыннар, яхшы кәефләре белән уртаклашсын, алган белемнәрен кулланып карасын. Әле бер мәсьәлә дә бар, телне яхшы белгән кеше яңа гына өйрәнә башлаганын түбәнсетергә маташа – бу сүзне дөрес әйтмисең, акцентың дөрес түгел. Болай итәргә кирәкми, кеше кыенсынмаска, оялмаска тиеш.

Һәм икенче ягы: без телне өйрәнгәндә, без ояла башлыйбыз, минем акцентым бар, дияргә тотынабыз. Булсын акцентың, тик син сөйләшергә тырыш. Бу ниндидер авыр, катлаулы тел түгел, инглиз теленнән күпкә җиңелрәк, гарәп теленнән күп тапкырлар җиңел, кытай теле турында әйткән дә юк инде.

- Казанда кызлар өчен татар мөселман мәктәбе ачылачак. Моңа ихтыяҗ бармы?

- Без хәзер мөселманнар җәмгыятҗнең бер өлеше, дибез. Әгәр ихтыяҗ бар икән, ул канәгатләндерелергә тиеш. Безнең “Госмания” мәктәбе бар, тик ул шактый мөшкел хәлдә, бинасы бик кечкенә, безгә берәр зуррак җир кирәк. Бу бинада Мозаффария мәдрәсәсе булган, ул Диния назәрәтенә тапшырылды. Элек ул да мәктәп булып торган. Без монда җиңелчә генә булса да төзәтү эшләре кирәклеген аңладык. Әгәр берләштерелгән мәктәп эшләсәк, бөтенесе дә сыймаячак, башлангыч мәктәп булса да эшләргә кирәк. Берешәр сыйныф булса да җыеп, унбер еллык тулы мәктәп итсәк, моны кызлар өчен ясарга һәм укытуны татар телендә итәргә була, дип уйладык. Мәсәлән, яулыклар белән проблема килеп чыгарга мөмкин, бу мәктәптә ул булмаячак, хәләл туклану буенча да кыенлыклар тумаячак.

Быел без лицензия алдык, әмма алга таба да рөхсәтләр алу өчен, бина әзер булырга тиеш, безгә аны эшләп бетерергә кирәк. Бу сентябрьдә тәмамларга теләгән идек, ләкин сизәбез – өлгереп булмас. Коллегаларга карадык – православ диндәгеләр ничек итеп мәктәпләрен ачалар, ничек итеп кайбер дәреслекләрне алыштыралар. Бу ел дәвамында без дәреслекләр дә эшләяәчәкбез, программа төзербез. Асфальт салганда аны акрын-акрын җәяләр, тыгызлыйлар, вакыт күп китә, әмма арттан килгәннәргә җиңелрәк булыр. Әгәр моны эшләп чыгара алсак, бу мәктәп проекты буенча Россиянең башка төбәкләрендә дә мәктәпләр ачыла алыр.

- Әйдәгез алда булачак хаҗ турында сөйләшик. Әзерлек ничек бара?

- Искәртеп үтәргә кирәк, 21 нче августта Корбан бәйрәме булачак. Бу вакытта бөтен хаҗилар нәкъ менә шунда булырга тиеш. Хаҗга бару дәвамлылыгы төрлечә – кемдер ике атнага бара, кемдер анда бер ай буе торачак. Август башында хаҗ кылу башлана. Бөтен ил шул тарафларга кузгалачак – Кавказ төбәкләре, үзәк төбәкләр, шул исәптән без дә җибәрә башларбыз. Безнең төркемнәр бер көндә генә очмый – алар Гарәп Әмирлекләренә очкыч белән барып, аннан автобусларга күчеп утыра торганнарга, туры очкыч белән барып ирешүчеләргә бүленгән – кемгә ничек уңайлырак.

- Ничә кеше бара?

- 1800 кешелек квота биргәннәр иде, ул тулды, бик тиз алып бетерделәр. Үзең мөстәкыйль рәвештә барып булмый. Россиядә җиде мөфтият, шулар арасында хаҗга урыннар бүлеп бирелә. Мәсәлән, Дагъстан шунысы белән аерылып тора – аларга 20 мең урын бирсәң дә, тутырачаклар, анда халык шундый – бөтен әйберен биреп булса да, хаҗга барачаклар. Бу яклап гаҗәеп халык ул. Бездә әле уйлап карарлар иде, ә анда меңәрләгән кеше шундук чыгып китәргә әзер.

Бездә халык ашыга-ашыга алды, квоталар тулды. Хәзер инде иң мөһиме – исән-сау әйләнеп кайтсыннар. Бу мәсьәлә бик әйбәт хәл ителә, безгә табибларыбыз булыша, алар да безнең белән оча. Һәрвакыт 8 дән алып 12 кешегә кадәр табиб була, дарулар белән, хаҗилар янында 24 сәгать кизү торалар. Берәр нәрсә булса – башы авыртып китсә, берәрсе кояшта янса, табибларыбыз вакытында ярдәм күрсәтә.

- Сез хаҗда булып кайттыгыз, иң истә калган вакыйгалар, тәэсирләрегез белән уртаклашсагыз иде.

- Беренче мәртәбәләрдә миңа авыр булды, мин төркем җитәкчесе буларак бардым. Монна тыш та, хаҗ үзе дә бик катлаулы бара торган эш, рухи яктан кыен булды, син бит 50 кеше өчен җавап бирәсең. Кемнедер нәрсәдер борчый, алар сиңа һәрвакыт мөрәҗәгать итеп тора, син һәрвакыт киеренкелек сизәсең. Беренче юлларда бик катлаулы узды. Ләкин кайтканда син бик көчле канәгатьлек хисе һәм җиңеллек тоясың. Пәйгамбәребез Мөхәммәд сәллалаһу-галәйһи-вәсәлламнең әйткән сүзе бар, кеше хәләл акчаларына хаҗ кылган икән, ул аннан яңа гына туган бала шикелле булып кайта. Һәрбер кеше үзеннән чиксез зур авырлыктагы начарлыкларын җилкәсеннән төшерүен сизә, чип-чиста булып әйләнеп кайта. Бик аерымачык тоемлана торган хисләр.

- Физик яктан авырмы?

- Мин пенсиягә чыккач хаҗга барырмын дип уйлаучы өлкән яшьтәге кешеләрне кызганам. Җитмәсә хәзер пенсиягә чыгу да авыррыак.

Хаҗ – мөселман кешесе тормышында иң зур сәфәр, ул аны бер тапкыр кылырга тиеш, калганнары өстәмә булып тора, теләге булса, мөмкинлеге булса эшләнә. Мөселман кешесе моны яшь вакытта башкарырга тырышырга тиеш, чөнки ул вакытта әле көненә 10-15 чакрым юл үзарга хәлләре була. Өлкән яшьтәге кешегә моны эшләү авыр. Боларны күреп безнең үзәкләребез өзелә, үзеңә дә авыр, тик моны күрсәтмисең, чөнки янәшәңдә өлкән кешеләр. Барып җитсеннәр генә, хәлдән таеп, туктап кала күрмәсеннәр. Җитмәсә, эссе. Моңа әзер булып торырга кирәк.

- 5 нче майдан намаз вакыты үзгәрде. Бу үзгәрешнең сәбәбен аңлатып китсәгез иде.

- Намаз вакыты географик урнашуына бәйле рәвештә үзгәрә. Һәр намазның үз аерым билгеләре була. Мәсәлән, өйлә намазы кояш иң югары ноктасында булган мәлдә укыла. Иртәнге намаз чын таң ату башланганда керә – бүген ул офыктан якынча 18 градус тирәсендә. Хәзер без КФУ ның астрономия кафедрасы аша моны төгәл исәпләп чыгарабыз.

Ләкин кичке намаз кояш офык артына яшеренгәч, шәфакъ кызыллыгы яки аклыгы сүнгәч укыла. Җәй дәверендә кояш тулысынча кереп бетми, ул офык астында бик түбән, һәм җәен һәрвакыт якты. Билгеләр буенча төнге намаз юк. Шуңа күрә элек бәхәсләр бар иде, мондый очракта намаз укып торырга кирәкми, диләр иде. Ләкин Мәрҗани бу бәхәсләргә нокта куйды, «Назурат аль-хакк фи фардыйа аль-иша ва ин лям йагыб аш-шафак» дигән бөек китабын язды, һәм шул китапта әйтте: бишенче намазны баребер укырга кирәк, һәм без аны иң якын җирлек буенча укырга тиеш. Безнең өчен ул Әстерхан өлкәсе, анда кояш тулысынча бата, без аларның граусларын карыйбыз, аларда вакыт аралыгы нинди, моны безнең җирлеккә күчерәбез дә, шул рәвешле намазыбызны кылабыз. Бу фәтва аша хәл ителә торган мәсьәлә, ягъни фикх ягыннан чыгарылган карар, һәм ул безгә берникадәр җиңеллек бирә.

Төнге намаз вакыты соң керә, 22-23 сәгатьләр тирәсендә. Фактта без аны иртәрәк укый алмыйбыз, чөнки ул бүген төнге 11 дә керә, йокламаска кирәк. Иртәнге намаз икедә үк керә, тагын торырга кирәк. Ә кешегә, әйтик, җидедә эшкә барасы. Хәзер ул киләсе көнгә керми башлый. Бу моментта сикереш була.

Без 23 сәгатьтә итеп тә калдыра алабыз, һәм кешеләр интегәчәк, без аларга әйтәбез – “без сезгә җиңелрәк итәргә телибез”. Хәзер инде намаз керми икән, аны фикх ягыннан бераз йомшартудан файдаланып, бары сәгать ярымнан соң укырга була. Анда, мәсәлән, кичке намаз 20.30 да икән, инде 22 сәгать кергәннән соң ук аны укырга була. Ягъни без кешеләргә аңлаешлырак булырлык итеп эшли алабыз, һәм үзгәртмичә, 23 сәгатьтә укырлык итә алабыз. Шуңа күрә аска таба сикереш була. Ул менә шул төнге намаз кермәгән көнне җиңеллек була да инде. Ә хәзер менә бу җәй. Күпмедер без барабыз, сез әйткәнчә, августта тагын сикереш була, менә шул көнне кояш чын-чынлап баеый башлый, һәм намаз башлана. Без инде, әлбәттә, аны суза да алыр идек, кемдер әйткәнчә: “Әйдәгез, салмак кына сузыйк”. Нигә дип инде без кешеләрне шулай интектерик? Иң яхшысы – аларга бер тапкыр аңлатырбыз: монда бик катгый түгел, сез алар белән файдалана аласыз, ә иртәгә менә андый йомшартулар юк, чынлыкта кояш батачак, һәм без сезгә “Тагын да иртә укыгыз” дип әйтә алмыйбыз.

- Ә сез боларны кайда аңлатып бирәсез? Бәлки сайт бардыр? Әллә мәчетләрдәме?

- Диния назәрәте сайтларында бар. Хәтта видео да бар. Баребер үз даирәләре бар бит. Кеше, әйтик, спортчы икән, ул үз даирәләрендә йөри, нинди кроссовки кирәклеген белә, һәм башкалар. Әгәр кеше биш вакыт намазын укый икән, мәчеткә йөри икән, бу турыда ишетә ала, Диния назәрәте сайтына керә ала, кайбер башка сайтларда да болар аңлатылган.

- Интернетта, социаль челтәрләрдә эшне ничек алып барасыз? Моны сез ни дәрәҗәдә әһәмиятле эш дип саныйсыз?

- Беренчедән, мин бу сайтларның, социаль челтәрләрнең бөтенесе дә вакытны ашаучылар дип саныйм. Икенче яклап, әгәр яшьләр урамга чыкмыйча, мәсәлән, Facebook яки YouTube та утыра икән, без шунда барырга тиеш кебек. Бу күбрәк чарасызлыктан эшләнгән әйбер инде, ягъни артык теләп торганнан түгел. Мин үз вакытында вакытны йотучылар белән ничек көрәшергә, дип баш ватканга, үземдә бары Instagram ны гына калдырдым. Карасагыз, анда мин ашаган әйберләремне элеп кую кебек нәрсәләр белән шөгыльләнмим, ул минем рәсмирәк – берәр чара уза икән яки рәсми очрашу, бу турыда язам да элеп куям.

Аны мин үзем алып барам. Минем директка язганнары да бар: “Камил хәзрәткә фәлән-фәләнне җиткерегез”, диләр. Инстаграмдагы сәхифәмне бары үзем генә алып барам, беркем дә анда керә алмый. Кайчакта егетләр фотога төшереп, миңа җибәргәннәре бар. Мин ошаганнарын сайлап алам да, үзем чыгарам.

- Димәк, без кешеләргә “курыкмыйча хәзрәткә Инстарамда мөрәҗәгать итә аласыз, ул үзе укый, үзе җавап бирә”, дия алабыз?

- Әйе. Беркем дә керә алмый. Facebook ачканым юк. Элегрәк егетләр минем исемнән ачып, нәрсәдер салып барганнары бар, аннары башка эшкә китәләр иде дә, ул аккаунтлар кала иде, шулай итеп, анда минем берничә битем бар, ләкин мин аларга керә алмыйм, мин аларны алып бармыйм. Шуңа анда язудан файда юк.

Безнең «Дини сорау» исемле электрон адресыбыз бар, без аны Рамазан аенда ачкан идек. Халык күп итеп сораулар язды, хәзер менә рекламаны яңартырга кирәк. Җавапсыз калган сорауларыбыз булмады, “нигә минем бәрәңгем үсми икән” дигән сораулар калса гына инде. Чыннан да дингә кагылышлы сораулар бирсәләр, мин барысына да җавап биреп бардым.

- Ә сез социаль челтәрләрдә һәм YouTube та тулырак, күбрәк эшләргә кирәк дип санамыйсызмы? Берәр төрле идеяләрегез юкмы?

- Безнең “Хозур-ТВ” каналы бар, аның аша без даими тапшырып торабыз, анда минем зур булмаган тапшыруым бар. Аны интернет аша да күрсәтәләр, роликлар YouTube ка да чыгарыла.

Мин аңлыйм: безнең бу чорда, ниндидер файдалы әйбер эшләсәк тә, ул аның 5 проценты гына, калганы – дөрес итеп күрсәтү. Шундые да була – кеше бары күрсәтә генә, ә эшләре калмый да. Бәлки әле без эш-гамәлләребезне дөрес итеп күрсәтүгә кадәр барып җитмәгәнбездер, ләкин сез башка төбәкләр, башка Диния назәрәтләре белән чагыштырсагыз, күрерсез – телевидение ягыннан без Башкортостанга чыктык, Башкортостанда да безнең “Хозур-ТВ” күрсәтелә. Киләчәктә безнең радионың FM аша да чыга башлавына өметләнәбез. Ә инде массакүләм мәгълүмәт чараларына килгәндә, Диния назәрәтенә кырыктан артык төрле газета һәм журналлар карый. Бу мәйданчыкта без бар. Әлбәттә, мин таныйм, безнең дөрес итеп рекламалау җитеп бетми, без күрсәтә алмыйбыз, ләкин көчебезне шул рекламага бирү безнең чын эшебез өчен зыянлы булырга мөмкин. Без баребер Аллаһ Тәгалә ризалыгы өчен эшлибез, ул баребер бу турыда белә.


- Әле күптән түгел генә “Челны-мясо” ширкәтенең хәләл дип дуңгыз ите сатуы аркасында җәнҗал чыкты. Бу хәл турында ни уйлыйсыз? Ничек боларны булдырмаска, хәләл дигән сүз артыннан куып, аны намуссыз һәм ялган рәвештә кулланудан ничек тыярга?

- Һаман да шул наданлык. Наданлыгы аркасында берәү “хәләл” дип язып куйган. Бу безгә берничек тә кагылышлы була алмый бу безнең тамга түгел. Ул “хәләл” дигән сүзне китергән дә куйган, рәттән бөтен әйбергә ябыштырып чыккан.

Әйтик, ниндидер Марфа Ивановна берәр әйбергә “хәләл” дип язды ди. Андый скандаллар да булды, мәсәлән, Казахстанда аракы бөкесендә шамаиль ясап сатканнар, ул Корән аяте булып чыккан – моны, һаман да шул, кеше белмичә, аңламыйча эшләгән. Андый аңлашылмаучылыклар булырга мөмкин.

Бу система проблемасмы түгел, бу безнең проблема түгел. Ләкин без үзебезнең канәгатьсезлегебезне белдердек, чөнки безгә булган ышанычны саклап калу безнең өчен бик мөһим. Без бу предприятиенең проблемалары булмаган булса да, хәләл ризык эшләп чыгара торган цехыннан хәләл сертификатын алдык. Сез шундый хата ясагансыз икән, без сезгә дә ышана алмыйбыз, югыйсә анда без катгый тикшерәбез.

Безнең хәләл җитештерү шартларына таләпләребез Россиядә иң катысы. Мәсәлән, без механик заводларны кабул итмибез. Терлекне бер үк урында суя торган өч компания булды, калганнарында аерым җитештерү оештырылган.

Исемдә, Йошкар-Ола без куйган таләпләрне күтәрә алмады, чөнки бик каты тордык, аерым цех булсын дидек, шуннан алар безнең сертификаттан баш тартты. Без монда аңлыйбыз, кемдер килешмәс тә, бу мәсьәләдә көндәшлек тә бик көчле. Ниндидер үпкәләрен белдерергә теләүчеләр дә бар, шуннан бу сорауны күпертә-куерта башлыйлар. Чебеннән фил ясарга кирәкми, мондый очраклар Диния назәрәтенә китереп бәрә.

Боларның барысын да яхшылап тикшерергә кирәк. Мәсәлән, сыр ясаганда кулланыла торган сычужный элемент нәрсә икәнен, яки “истихалә” – ниндидер чималның үзенең химик составын үзгәртүен аңларга кирәк. Продукт хәрәм булган, әмма җитештерү барышында ул үзлекләрен, үзенең химик составын тулысынча үзгәртә, һәм әзер продуктта син инде ул продуктны тапмыйсың. Моны истихалә дип атыйлар — тыелган, хәрам әйбер хәләлгә әйләнә. Мәсәлән, шәрабтан серкә ясыйлар икән, шул вакытта истихалә була. Серкә хәләл, ә шәраб – хәрам.

Тавык суюның үзенең билгеле бер кагыйдәләре бар. Бездәге кебек итеп тавыкны беркайда да суймыйлар. Тавыкны пешекләгәндә кайнарлык 57 градустан артып китсә, аның күзәнәкләре ачыла да, корсагындагы пычраклар күзәнәкләренә кереп тула, итнең тәменә тәэсир итә, тавык та пычрак булып санала. Безнең әле тагын бер проблема бар иде – тавык тиз үлми, озак газаплана.

Шуңа без машиналарны тыйдык – тавык зуррак булса, пычак аның күкрәгенә эләгә, кечерәк булса, тавык иелеп кала да, тере килеш парда пешекләү бүлегенә китә. Бу – проблема, чөнки инде бу ит мәет итенә әйләнә, ул да хәрәм. Шуңа күрә безнең таләпләр буенча һәр тавык кулдан суела, алга таба инде машина үз эшен эшли. Менә шушы 57 градустан артмаган пешекләү, аннары шул дәүләт стандарты булган ике минут – боларны без ике тапкырга арттырдык. Бездә тавык дүрт минут барырга тиеш, тулысынча җаны чыкканына инаныр өчен.

Безнең максат – хәләлнең ни икәнен билгеләү, ә нәрсәнедер “хәләл” дип атау гына түгел. 

- Сез менә тәфсилләп миңа аңлаттыгыз, бик кызык булды. Мондый нечкәлекләрен беркайчан да уйлаганым юк иде. Болар да кешеләргә җиткерелер, дип өметләнәм.

- Кеше әйтә: “Ничек инде мин хәзер “хәләл” дип язып сатылган дуңгыз ите ашыйм ди?”. Без исә халыкка аңлатабыз – билгеле бер тамга бар. Ул эшләнгән, шул тамганы эзләгез. Хәзер аракыга “хәләл” ди язып куйсалар, аны да эчәрсең мени? Ягъни продукциясен хәләл дип атаган һәркем дә хәләлнең ни икәнен белеп бетерми.

Менә, мәсәлән, терлек билгеле бер нормаларга туры китереп суелырга тиеш, ләкин кайбер мөселманнар әлегә кадәр хәләлгә дуңгыз булмаган бөтен ит тә керә, дип саный.

Пәйгамбәребезнең әйткән сүзләрендә бар: “Кеше чүлгә чыгып кулларын күтәрә, ләкин аның өстендәге киеме хәрам”. Бәлки, ул хәрам акчаларга алынгандыр. Ул хәрам ризык ашап үскән, ягъни ашаган бар әйберсе хәрам, һәм ул Ходайга кул күтәреп мөрәҗәгать итә – аңа ничек җавап бирелер соң?

Тагын бер хәдисендә “бер кисәк хәрам ашасаң да (ит кенә дә түгел), 40 көн дәвамында кешенең догалары кабул кылынмый торыр”, диелә. Үзеңдә гонаһ булмаса да, син эчеңә кергән әйбернең ни икәнен уйларга тиешсең. Шуңа күрә ачык аңларга кирәк, тамга бар икән – ышанырга була, әгәр инде тамга булмаса, теләсә-нинди “хәләл” дигән язу торса – бу продуктның хәләл булуы 100 процент ышанычлы түгел.

- Тагын бераз гаугалы хәлләр турында сөйләшеп алыйк инде. “Марҗа” дип язылган футболкаларны бик зурдан кубып сөйлиләр, төрле фикерләр яңгырый, ә минем әле сезнең бу турыда нидер әйткәнегезне ишеткәнем юк.

- Мин берни дә әйтмим дә. Бу сүз сүзлектә дә бар. Менә кешенең “марҗа” икәнен “марҗа” күзен кулланмыйча гына ничек итеп әйтергә?

- Ягъни сез бу язманы язуның хокукый яктан хилафсыз дип саныйсыз? Анда бит кемдер үпкәли башлады, канәгатьсезлек белдерүчеләр бар.

Бар бит инде, модалы бер сүз – “хайп”. Бөтен журналистрлар да шуның артыннан куарга тырыша, аның сайты, газетасы популяр булсын, укып торсыннар, күбрәк кеше карасын.

Әле безнең шундый хәл дә истә: мөфти Тәлгать хәзрәт намаздан соң дога сорый. Мин янында утырам, танылган генералны ишетәм (Мәхмүт Гәрәев – Т-и). Дога кылуын сорый, аңа озын гомер тели, аңа 95 яшь тула. Кеше, бәлки, татар телен аңламыйдыр, яки ишетеп бетмәгәндер, югыйсә бит киредән сорарга кирәк, һәм ул шундук “фәлән-фәлән танылган генерал үлгән” дип яза, бу тарала башлый.

Миңа менә бу аят күбесенчә журналистларга багышланган кебек тоела: “Әгәр сиңа ачыктан-ачык гонаһлар кылучы бозык кеше килсә, ниндидер яңалык җиткерсә, син башта тикшер, чөнки син үз исемеңне бозыклык белән катнаштырасың”.

- Спорт турында сөйләшик: сез джиу-джитсу белән шөгыльләнгәнсез, күпмедер дәрәҗәдә әле аны тарату, таныту эшләрен дә башкаргансыз. Нигә нәкъ менә шушы спорт төрен сайладыгыз? Хәзер аның белән шөгыльләнәсезме?

- Актив шөгыльләнәм. Менә бүген дә безнең тренировка булачак. Миңа калса, һәр кешенең ниндидер мавыккан әйберсе булырга тиеш, мин һәр кеше нинди булса да спорт төре белән шөгыльләнергә тиеш, дип саныйм. Шулай итеп ул вакытын йотучы әйберләрләрдән, әйткәнемчә, котыла башлый. Аның өчен, бәлки, телевизор икенче планга күчә башлый: ярышларга әзерләнергә кирәк, кайдадыр йөгереп килергә ирәк, нидер эшләргә...

Асылда, бу үз-үзең белән көрәш. Спорт ул үз мин-минлегең, эго белән ниндидер көрәшү. Эгоның иртә торасы, йөгерәсе килми, аның артык көч куясы килми. Кеше үз-үзен җиңә, бу - үз-үзең өстеннән, эгоңны җиңү. Тик спортның һәр төре дә моңа яраклы түгел, ул синең сәламәтлегеңә зыян салмаска тиеш. Һәм кемгәдер зыян салу максаты да булырга тиеш түгел, ягъни барысында да файда булырга тиеш.

Мин сугыш сәнгате, көрәшне сайларга кирәк, дип уйладым. Дзюдо искиткеч яхшы туры килә, миңа киеме дә ошады. Киеме – кимоно, ул кешене тәртипкә өйрәтә, ул ниндидер сыланып торган триколар кисә, үзен уңайсыз хис итә. Ә син кимонодан булганда, иркенләп торасың, сиңа бик рәхәт. Билеңдәге билбавыңның тырышкан саен азрак каралуын күрүе дә күңелле – бу да ниндидер бер бәя бирү булып тора. Чөнки уңышларың ниндидер баллар белән билгеләнеп бармаса, бәяләү булмаса – алга таба үсәргә этәргеч булмый. Кыскасы, өч-дүрт шундый дисциплина карадым да, джиу-джитсу тренировкасына килеп эләктем. Иң башында бераз шөгыльләнеп алдым да, берара ташлап тордым, аннары кире кайттым, һәм башка бер мәртәбә дә калдырмадым.

- Ә менә мөселман кешесенә ярамаган спорт төре бармы? Бервакыт бокс һәм кикбоксинг – хәрам, дигән бәхәс булган иде. Сез һаман да шул фикердә торасызмы?

- Бу да инде тагын шул хайп артыннан куу. Пәйгамбәребезнең хәдисе бар: “Сугарга туры килсә, битенә сукмагыз”. Бу бокска да, кикбоксингка да карамый. Хәтта хайванның да танавына сугу тыелган. Кешенең йөзе – аның иң хөрмәткә лаек урыны. Ул үз йөзен горурлык белән йөртә, аның йөзенә карап, без кешене таныйбыз, кем икәнен беләбез. Иң зур гыйбадәт гамәле, кеше Аллаһы Тәгаләгә иң якын мәл – ул җиргә кадәр баш ию, ул үзенең иң дәрәҗәле урынын – башын, йөзен Аллаһ Тәгалә каршында җиргә куя.

Бу сорау ике ел чамасы элек «Islam Today» да бирелгән иде. Кайсы мөселман кешесеннән сорасаң да, ул әйтер – кешенең йөзенә сугарга ярамый. Ничектер моны Чечня, Кавказ белән бәйләделәр, алар шундый спорт төрләрен ярата, дип. Кешеләр бер дә булмаган әйберләрдән дә яңалык ясый белә – шул гына.

Бокс белән шөгыльләнергә була: йөгер, сикер, бау аша сикер – монда проблема юк. Тик кешенең йөзенә сугарга буламы? Юк, ярамый.

- Татарстанда хәләл туризм юнәлешендә ни дә булса эшләнәме?

- Әгәр шәһәрдә ике көн буе нидер эшләргә була икән, бу шәһәргә туристлар тартыла башлый, дип санала. Шуңа күрә инфраструктура үсеш алырга тиеш. Әйтеп үтәргә кирәк, Казан хакимияте һәм республикабызның җитәкчелеге бер дигән эшли. Без Казанда яшәвебез белән горурланабыз, безгә кешеләр килә, без аларны горурлык белән каршы алабыз, күренекле урыннарыбызны күрсәтәбез, ләкин тагын да үсәргә кирәк. Мәсәлән, хәләл хезмәт күрсәтүче кунакханәләр, хәләл-сервисы булган комплекслар җитми.

Ә нәрсә ул хәләл хезмәт күрсәтү? Аланиядә «Wome Deluxe» дигән затлы, биш йолдызлы кунакханә бар. Һәм Россиядән, башка илләрдән халык нәкъ менә шунда бара. Анда хатын-кызлар һәм ирләр өчен аерым пляж, балалар өчен бассейннар, барысы да уйланылган. Мин беләм, гарәпләр күпләп нәкъ шушы кунакханәгә килә, чөнки хәләл-сервис бар. Без дөньяда мондый урыннар бик аз икәнен күреп алдык, хәтта Дубайда да моңа артык игътибар бирмиләр, ләкин аларда яшәүчеләр нәкъ менә шул кунакханәдә ял итәр өчен Аланиягә киләләр. Төркиядә берничә вариант бар.

Ә нигә бездә дә бер шундый кунакханә эшләмәскә? Гарәпләр эссе вакытта Европага китә, шунда ял итәләр. Чөнки 50-60 градус эсселек торганда, аларның кая да булса китеп торасылары килә, салкынчарак якларга, безнең җәй алар өчен – кыш, яшел кыш. Нигә әле безгә аларга монда, Татарстанда үзләрен яхшы хис итәрлек инфраструктура булдырмаска? «Халяль лайфстайл» — бу ниндидер дини йолалар. Әгәр кеше гаиләсе белән каядыр килә ала икән, анда бернинди бозыклыклар да очрамаса, кафеда ит чиста итеп суелган, исерткеч эчемлекләр юк икән, кешегә күңелле һәм рәхәт кенә булачак. Ягъни бу гаиләле тормыш рәвеше өчен, гаиләле кеше өчен. Мондый структура үсәргә тиеш, аны булдыру өстендә эшләргә кирәк, һәм шул вакытта, миңа калса, бу илләрнең бөтенесе безгә килергә тели башлар, бездә күрсәтерлек әйберләр бар. Нигездә, бу эш инде башланды, һәм ул дәвам ителергә тиеш.

Камил хәзрәт, әңгәмәгез өчен рәхмәт.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100