Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Татарстан кызының БДИда ни өчен лифчигын салганын федераль каналда әйттеләр

Кыз сак бүлмәсенә кереп үзе чишенгән.

news_top_970_100
Татарстан кызының БДИда ни өчен лифчигын салганын федераль каналда әйттеләр
Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы укучының лифчигын салдыру очрагы турында сөйләгән. Бу турыда «Вести» каналы «Интерфакс» агентлыгына сылтама белән хәбәр итте.

  • Түбән Кама районында БДИ биргән вакытта чыгарылыш сыйныфында укучы кызны эчке киемнәренә кадәр чишендергәннәр. Бу турыда хәбәр социаль челтәрләрдә чыкты. 

Имтиханга керер алдыннан эчке киемнәрен салган кыз металлодетектордан узу өчен шулай эшләгән икән. Баланы шуннан соң гына имтиханга керткәннәр.

Татарстан мәгариф һәм фән министрының урынбасары, мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты җитәкчесе Наталья Гречанникова сүзләре буенча, бала үзе шундый карар кабул иткән.

Метталл эзләгеч эшләгәч, балаларны кырыйга җибәреп торалар, кесәләреннән акча, булавка ише әйберләрне алалар.

«Бу кыз, мөгаен, хисләренә бирелеп, үзе карар кабул иткән: ул сак бүлмәсенә кереп эчке киемнәрен салган, кабат киенгән һәм чыгып киткән. Оештыручылар аның болай эшләгәнен белмәгән», — дип сөйләгән Наталья Гречанникова «Интерфакс» агентлыгына.

Шулай да министр урынбасары оештыручыларның бу очракка мөнәсәбәтле булуын әйткән. Бала белән аерым эшләргә кирәк булган, аның өчен кулда тота торган металл эзләгеч файдаланып булуын искә төшергән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100