Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Татарстан кызын вәхшиләрчә үтергән Самара егетен хөкем иттеләр

23 яшьлек Түбән Кама кызы белән 29 яшьлек Самара егете урамда танышкан булган.

news_top_970_100
Татарстан кызын вәхшиләрчә үтергән Самара егетен хөкем иттеләр

Татарстан Тикшерү комитеты матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, егет төрмәдән чыккан һәм Түбән Камага акча эшләргә килгән. 2017 елның августында ул кыз белән танышкан. Кыз егетне фатирына чакырган. 

Соңрак, сентябрь аенда, егет тагын кызның фатирына килгән һәм корбанының муенына пычак белән суккан. Нәтиҗәдә 23 яшьлек кыз үлгән. Җинаятьче исә фатирдан алтын бизәнгечләрне һәм 100 меңгә якын акча урлап качкан.

Суд карары нигезендә бу кешене 19 елга ирегеннән мәхрүм итеп, каты режимлы колониягә озатканнар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100