news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Татарстан кызы Мәскәүдә пластик хирургия клиникасында үлгән

28 яшьлек кыз липоксация ясату өчен пластик хирургия клиникасына мөрәҗәгать иткән булган.

news_top
Татарстан кызы Мәскәүдә пластик хирургия клиникасында үлгән
https://pixabay.com

30 гыйнварда Мәскәүдә пластик хирургия ясый торган шәхси хастаханәләрнең берсендә липоксация процедурасы ясагач, 28 яшьлек кыз вафат булган. Бу турыда НТР 24 каналы Росздравнадзор сайтына сылтама белән яза.

Әлеге вакыйгадан соң тикшерү башланган.

«Московский комсомолец» басмасы белешмәсе буенча, мәрхүмә кыз Түбән Камада туып-үскән. Ул клиникага декабрьдә үк мөрәҗәгать иткән, операция 29 гыйнварда булган. Ул компрессион костюм кидергәннән соң икенче көнне үлгән. Кызның йөрәге кисәк кенә туктаган. Клиника хезмәткәрләре дә, ашыгыч ярдәм табиблары да аны коткара алмаган. Кыз аңына килмичә вафат булган, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар