news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Татарстан кызы Гобәйдуллина, Кытайда елгада батучы әбине коткарып, геройга әйләнгән

news_top

Россиядән килгән студент кыз Кытайда танылган кешегә әйләнгән. Сәбәбе – елгада бата башлаган пенсионер хатынга ярдәмгә ташлануы. Бу хакта РЕН ТВ хәбәр итә.

Кытай пенсионеры Россия студенткасын хәзер туганы кебек күрә. Хатын чак кына елгада батмый калган. Ул, Шаосинда яшәүче башка кешеләр кебек үк, биредә кер юган, ләкин аягы таеп киткән һәм суга егылып төшкән. Бу мизгел видеога да эләккән. Бу вакытта күпердә йөргән Шахназ Гобәйдуллинаның яшен тизлегендәге реакциясе аны үлемнән коткарып калган.

«Башта миңа ул йөзәргә кергән кебек тоелды. Шуннан соң гына, башка хатын ярдәмгә сорап кычкыра башлагач, мин аның бата башлавын аңладым», – дип сөйләгән Шахназ.

Шахназ балачактан ук йөзү белән шөгыльләнгән, шуңа күрә уйламыйча да елгага таба йөгергән. Куркып калган пенсионер хатын су йоткан һәм аңын югалта башлаган. Кыз аны вакытында эләктереп алган, һәм шул арада аларга ярдәмгә башка кешеләр дә килеп җиткән.

«Мин суга сикердем. Бәхеткә, су бик тирән түгел иде. Һәм аның янына йөзеп килдем, арттан эләктереп алдым да ярга таба өстери башладым, анда да кешеләр җыелган иде инде», – дип искә ала Шахназ.

Шахназ мәктәптә үк өйрәнгән кагыйдәләр Кытайда кирәк булыр дип уйламаган да. Пенсионер хатынны коткару кадрлары Кытайдагы барлык социаль челтәрләрдә таралган. Россия студенткасы Кытайда хәзер герой.

«Татар-информ» хәбәр иткәнчә, Татарстан кызы Шахназ Гобәйдуллина инде берничә ел Кытайда яши. Быел ул Хучжоу университетын тәмамлаган, магистратурага кергән һәм кытай телен укыта. Шаосин шәһәренә ул экскурсиягә килгән, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар