Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Татарстан кызы дөнья чемпионы булды!

news_top_970_100
Татарстан кызы дөнья чемпионы булды!
Фото: © Татарстан Республикасының Тхэквондо федерациясе

Татарстанның тхэквондо буенча спортчысы, Татарстан «Динамо» берләшмәсе вәкиле Элина Камалова Фуджейрада (Берләшкән Гарәп Әмирлекләре) 12-14 яшьлек егетләр-кызлар арасында дөнья беренчелегендә (WTF) 41 килограммга кадәр авырлык категориясендә алтын медаль яулады.

«Турнирга 89 илдән 1756 спортчы җыелды, һәм ул иң масштаблы дип танылды. Безнең спортчы Элина Камалова үз авырлыгы категориясендә иң яхшысы булды, барлык көрәшләрне вакытыннан алда, шул исәптән әлеге спорт төрендә иң көчлеләрдән саналган Корея һәм Иран сугышчыларын да отты», – дип сөйләде «Татар-информ» журналистына Татарстан Республикасының Тхэквондо федерациясе президенты Рәфис Мостафин.

Татарстан җыелма командасы баш тренеры Сергей Титкин сүзләренчә, быел Татарстанның тхэквондо буенча спортчыларының әле тагын күп халыкара стартлары булачак.

«Россия беренчелеге йомгаклары буенча 21 яшькәчә юниорлар арасында Татарстаннан 2 спортчы Европа беренчелегенә һәм 1 спортчы дөнья беренчелегенә эләкте. 74 килограммга кадәр авырлык категориясендә Мөслим Ахтаев беренче урын алды һәм берьюлы 2 юллама отты: ноябрь аенда Косовда узачак Европа беренчелегендә һәм декабрьдә Кениядә узачак дөнья беренчелегендә катнашачак. Шулай ук Лев Махеев 87 килограммга кадәр авырлык категориясендә икенче булды һәм Европа беренчелегенә юллама отты. Алга таба Мөслим июнь уртасында АКШта узачак «Grand Prix Challenge» халыкара туринирында катнашырга планлаштыра. Һәм әгәр дә иң яхшылар өчлегенә эләксә, ул Олимпия уеннарына сайлап алуда, «Grand Prix» төп турнирында катнашачак», – дип аңлатты Сергей Титкин.

Моннан тыш, Татарстан спортчылары БДБ илләре Уеннарында һәм Бөтендөнья универсиадасында катнашырга планлаштыра.

«Универсиадага Татарстаннан 2 спортчы сайлап алу турын узды: 74 килограммга кадәр Ханмагомед Рамазанов һәм 54 килограммга кадәр авырлык категориясендә Павел Захаров. Ханмагомед Рамазанов Россия чемпионы булды һәм дөнья чемпионатына сайлап алуда катнаша. Татарстанны тәкъдим итүче, Идел буе федераль округы турнирында иң яхшылары булган тагын 8 спортчы июнь ахырында Чаллыда Бөтенроссия спартакиадасында катнашачак», – диде Сергей Титкин.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100