Татарстан кызы бергә яшәгән егетен ваннага кереп көчләүдә гаепли
Егет фатир ишеген үз ачкычы белән ачып керә һәм хуҗа кызны кыйнап ташлый.
Чаллы кызы элек бергә яшәгән егетен көчләүдә гаепли. Бу турыда "Челнинские известия" сайты хәбәр итте.
37нче комплекста яшәүче 20 яшьлек кыз полициягә мөрәҗәгать иткән. Ул элек бергә яшәгән егетен көчләүдә гаепли. Кыз сүзләренчә, көчләү булган көнне фатирда ул үзе генә була. Көтмәгәндә генә бүлмәгә 23 яшьлек егет килеп керә. Бу егет белән кыз берникадәр вакыт бергә яшәгән булган. Егет фатир ишеген үз ачкычы белән ачып керә. Алар талаша башлый. Егет фатир хуҗасы булган кызны кыйный. Кыз ваннага качмакчы була. Егет артыннан бәреп керә һәм аны көчли.
Беркайда да эшләмәүче егетне тоткарлаганнар. Җинаять эше ачылмаган, тикшерү бара, диелгән әлеге хәбәрдә.