Татарстан кызы Анна Галимова бокс буенча Россия чемпионатында призлы урын алды
Анна Галимованы Россия милли җыелма командасына керттеләр.
Татарстанның бокс мәктәбендә тәрбияләнүче Анна Галимова Россия чемпионатында өченче урын алды. Бу турыда Татарстан Бокс федерациясенең инстаграмдагы сәхифәсендә хәбәр ителә.
Анна Галимова 19-40 яшьлек хатын-кызлар арасында 75 кг авырлыктагы категориядә чыгыш ясый.
Хатын-кызлар арасында бокс буенча Россия чемпионаты 24 октябрьдән 1 ноябрьгә кадәр Ульяновск шәһәрендә булды. Турнир нәтиҗәләре буенча Россия җыелма командасы туплана. Анна Галимова да җыелма командага алынды, диелә бу хәбәрдә.
Инстаграмдагы фотода Анна бүләкләре белән фотосын куйган. Аңа 62500 сумлык сертификат тапшырганнар. Карусельдә Аннаның чыгышыннан кадрлар да бар.
Анна Галимова бокс белән шөгыльләнә башлагач, әнисе сөенгән, әтисе исә «хатын-кыз эше түгел», дигән. Ул кызын кире уйларга күндермәкче дә булган. Бу турыда «Челнинские известия» 2018 елда язган булган. «20 яшьлек Анна Галимова инде җиде еллап бокс белән шөгыльләнә», диелә бу хәбәрдә.
Анна тормышта көч кулланмавын әйтә. «Хатын-кызлар боксының төп кагыйдәсе — битне сакларга кирәк», — ди ул.