Татарстан кызлары ТНТ каналында Егор Кридка кияүгә чыгу өчен ярыша
23 яшьлек Аида Уразбахтина, 22 яшьлек Алинә Галимова ТНТ каналында бара торган "Холостяк" тапшыруында катнаша.
Хәзер Аида Казанда яши. Бер җирдә дә эшләмим, кычкырып җырлыйм, супер-герой егет эзлим дип язган ул үзе турында.
Чистай кызы 22 яшьлек Алинә Галимова да шушы ук проектта катнашачак, дип яза "Челнинские известия".
Тапшыру 18 мартта башланачак. Бу юлы 25 кыз Егор Кридны яулап алу өчен җыела.
"Холостяк" тапшыруында Татарстаннан Дарья Канануха, Анна Устюжанина булган иде инде.