Татарстан кырларында адашып йөргән ир-атның ничек үлгәне билгеле булды
36 яшьлек ир-атны 30 сентябрьдән бирле эзләделәр һәм 13 октябрьдә таптылар.
Сентябрь азагында Татарстанда югалган 36 яшьлек
30 сентябрьгә каршы төндә бу ир-ат Яңа Чишмә районының Шахмайкино авылыннан чыгып китә. Ул Түбән Кама районының Карамалы авылына барырга җыена. Юлда барганда машина тәгәрмәче тишелә. Ул абыйсына шалтыратып, ярдәм сорый. Үзе исә машинасын кырда калдыра һәм туганына каршы китә. Бу кеше иртәнге өч тирәсендә абыйсына соңгы тапкыр шалтырата һәм адашуын әйтә. Шуннан соң аның белән элемтә өзелә.
13 октябрьдә бу ир-атның мәетен Чистай районының Каргалы һәм Әзи авыллары арасындагы чокырда тапканнар. Агентлык чыганагы