news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Татарстан Конституциясенә 34 ел: документ республика үсешен ничек билгеләде

Иртәгә Татарстан Конституциясе кабул ителүгә 34 ел тула. Аны республиканың беренче Президенты Минтимер Шәймиев җитәкчелегендә 2 елдан артык әзерләгәннәр, фикер алышуда меңләгән кеше катнашкан. Республиканың Төп законы ничек барлыкка килгән, ул җәмгыятьне ничек берләштергән һәм ни рәвешле Татарстанның икътисадый үсешенә нигез булган – безнең язмада.

news_top
Татарстан Конституциясенә 34 ел: документ республика үсешен ничек билгеләде
Фото: © «Татар-информ»

Татарстан Конституциясе тарихы нәрсәдән башлана

Татарстанның яңа Конституциясе тарихы 1990 елда башлана. Илдә сәяси үзгәрешләр бара, республикалар белән союз үзәге арасында мөнәсәбәтләр үзгәрә. Татарстанда республиканың киләчәге нинди, аның хакимияте нинди вәкаләтләргә ия булырга тиешлеге турында фикер алышалар.

1990 елның 30 августында Татарстан Совет Социалистик Республикасы Югары Советы Дәүләт суверенитеты турында Декларация кабул итә. Икенче көнне үк депутатлар яңа Төп законны әзерләргә тиешле Конституция комиссиясе төзиләр. Анда 39 кеше керә, комиссияне ул вакытта ТАССР Югары Совет рәисе Минтимер Шәймиев җитәкли.

Комиссия әгъзалары арасында юристлар, галимнәр, депутатлар һәм танылган җәмәгать эшлеклеләре – Борис Железнов, Василий Лихачев, Мирфатыйх Зәкиев, Ренат Харисов, Фәндәс Сафиуллин – һәм башкалар була. Аларга республиканың яшәү принциплары турында – хакимият урнаштырудан алып дәүләт телләре торышына кадәр­ – уртак бер фикергә килергә кирәк иде.

Эш Советлар Союзы чорында ук башланган, аның таркалуыннан соң гына тәмамланган. Бу 2 ел эчендә ил дә, Татарстан үзе дә үзгәрә. 1991 елның 12 июнендә Минтимер Шәймиевны республиканың беренче Президенты итеп сайлыйлар. Шул ук вакытта ул Конституция комиссиясе белән җитәкчелек итүен дәвам итә.

1990 елның 30 августында Югары Совет дәүләт суверенитеты турында Декларация кабул итә. Инде икенче көнне үк депутатлар яңа Төп законны әзерләү бурычы йөкләнгән Конституция комиссиясен төзиләр.

Фото: 100tatarstan.100tatarstan.ru

Шәймиев, депутатлар һәм Төп законны әзерләү турында

Конституция проекты турында парламент залында гына түгел, аннан читтә дә фикер алышалар. 1991 елның 31 декабрендә аны, халык документны укып, үз тәкъдимнәрен кертә алсын өчен, массакүләм мәгълүмат чараларында бастыралар.

Комиссиягә Татарстан шәһәрләреннән һәм районнарыннан, шулай ук чит төбәкләрдән хатлар һәм телеграммалар килә. Барлыгы 5 меңнән артык тәкъдим һәм төзәтмә кергән. Шулай итеп, Төп Законны әзерләүгә аның буенча яшәргә тиешле кешеләр кушыла.

Яз көне фикер алышу парламентта дәвам итә. 1992 елның 20 маенда Минтимер Шәймиев депутатлар алдында Конституция комиссиясенең закон проекты буенча доклад белән чыгыш ясый. Карауга альтернатив проектлар да тәкъдим ителә. Фикер алышулардан соң документка нигез буларак комиссия варианты кабул ителә.

Уртак фикергә килү тиз генә булмый. Депутатлар төзәтмәләрнең формулировкалары һәм тәкъдимнәр турында бәхәсләшә. Позицияләрне килештерү буенча өстәмә комиссия төзелә. Фикер алышу аерым статьялар буенча бара ­– чөнки аларда республиканың вәкаләтләре, хакимият эше һәм гражданнар хокуклары буенча конкрет сораулар тора.

1992 елның 6 ноябрендә Татарстан Югары Советының XII сессиясендә Татарстан Конституциясе кабул ителә. Документка республиканың беренче Президенты Минтимер Шәймиев кул куя. Нәкъ менә шушы дата – Татарстан Конституциясе көне.

Конституция нигезләмәләре һәркемгә кагыла

Тарихи, милли һәм рухи традицияләрне саклау, мәдәниятләрне, телләрне үстерү, гражданнар татулыгын һәм милләтара килешүне тәэмин итү Конституциянең кереш өлешендә үк чагылдырылган. Бу нигезләмәләр документ нигезендә нинди кыйммәтләр ятуын аңлата.

Конституция кеше һәм граждан хокукларының һәм ирекләренең өстенлеген гамәлгә ашыра, халыкларның гомумтанылган үзбилгеләнү хокукына, аларның тигез хокуклылыгы, ихтыяр белдерүнең иреклелеге һәм бәйсезлеге принципларына нигезләнә.

Документ халыкның турыдан-туры, шулай ук дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органы аша идарә итүдә катнашуын беркетә. Референдум һәм ирекле сайлаулар халык хакимиятенең иң югары бәйсез чагылышы дип атала.

Конституциянең иң билгеле нигезләмәләреннән берсе телләргә кагыла. Татар һәм рус теле дәүләт теле статусына ия. Республиканың хакимият органнарында, җирле үзидарә органнарында һәм дәүләт учреждениеләрендә алар бертигез кулланыла.

Фото: © Владимир Васильев / «Татар-информ»

Конституциядә көндәлек тормышка кагылышлы мәсьәләләр дә бар. Мәсәлән, 50нче маддә хезмәт иреге турында сөйли. Кеше һөнәрне һәм эшчәнлек төрен үзе сайларга хокуклы, мәҗбүри хезмәт тыела. Һәркем иминлек һәм гигиена таләпләренә җавап бирерлек шартларда хезмәткә, бернинди дискриминациясез һәм хезмәт өчен түләүнең законда билгеләнгән минималь күләменнән кимрәк булмаган түләүгә, шулай ук эшсезлектән яклануга хокуклы.

Аерым маддә хосусый милек хокукын яклый. Шул рәвешле, Төп закон хакимиятне генә түгел, ә кешенең иҗтимагый тормышта катнашуы, эше һәм милке белән бәйле гарантияләрне дә билгели.

Марат Галиев 1992 елда ТР Конституциясен кабул итү турында: «Татарстан илдә беренчеләрдән булып сәяси вазгыятьне тотрыклыландыра алды»

1990 нчы еллар башында илдә вазгыять тотрыклы түгел иде. Совет системасы яшәүдән туктады, һәм алга таба ничек яшәргә икәнен билгеләргә кирәк иде. Бу җәһәттән 1992 елда кабул ителгән Татарстан Конституциясе республика тарихында борылыш мизгеле булды.

«Җәмгыять кардиналь үзгәрешләрне таләп итте, чөнки гамәлдәге мөнәсәбәтләр системасы нәтиҗәле булудан туктады, кешеләрдә зур канәгатьсезлек барлыкка килде. 1991 елда бөтен ил алдында сорау килеп басты: алга таба ничек яшәргә?» – дип искә төшерде «Татар-инфор» белән сөйләшүдә ТР Дәүләт Советының Икътисад, сәнәгать, инвестицияләр һәм цифрлы үсеш комитеты рәисе урынбасары, ТР Дәүләт Советының барлык җиде чакырылыш депутаты Марат Галиев.

Марат Галиев: «Катлаулы шартларда да Татарстан үз Конституциясен кабул итә алды. Республика сәяси вазгыятьне беренчеләрдән булып тотрыклыландырды дип әйтергә мөмкин, чөнки төп хокукый документ – Конституция кабул ителде».

Фото: © Владимир Васильев / «Татар-информ»

Илдә хокукый кырларны билгеләү озакка сузыла, чишелеш табу мөһим була. Аны Татарстанда табалар.

«Гади булмаган шартларда Татарстан Конституция кабул итә алды. Республика сәяси вазгыятьне беренчеләрдән булып тотрыкландырды дип әйтергә була, төп хокукый документ – Конституция кабул ителде», – дип белдерде Марат Галиев.

Шунысы мөһим, бу документ «өстән төшерелмәгән», тулысынча Татарстанда эшләнгән. Конституция җәмгыятьтәге вазгыятьне тотрыкландыра.

«Ул чор өчен бу бик прогрессив документ иде. Анда дәүләт төзелеше, хосусый милек һәм базар икътисады өчен башка бик күп мөһим мәсьәләләр билгеләнде», – дип белдерде депутат.

Кабул ителгән Конституция Татарстанның алга таба социаль-икътисади күтәрелеше өчен төп нигезләрнең берсе була. Урта хәлле төбәктән республика Россия Федерациясенең терәк төбәгенә әверелә.

Ильшат Әминов: «Татарстан Конституциясе бүген дә гамәлдә һәм аеруча зур әһәмияткә ия. Анда барлык төп мәсьәләләр буенча федераль дәрәҗәдә дә, республика дәрәҗәсендә дә кабул ителә торган карарлар билгеләнгән».

Фото: © Владимир Васильев / «Татар-информ»

Илшат Әминов: «1992 елгы Татарстан Конституциясе – алгарышлы документ»

Татарстанның 1992 елдагы Конституциясе дәүләтебезнең федератив төзелеше асылын билгеләде, дип белдерде агентлык белән әңгәмәдә ТР Дәүләт Советы депутаты, «ТНВ» генераль директоры Илшат Әминов.

«1992 елда Татарстан Конституциясе алгарышлы документ булды, анда безнең илебездәге федератив мөнәсәбәтләрнең асылы билгеләнгән иде, үзәк белән төбәк арасында вәкаләтләр бүленгән иде», – диде ул.

Чыннан да, мондый зур территориядә башкаладан торып барлык төбәкләр белән идарә итү мөмкин түгел. Шуңа күрә кайбер вәкаләтләрне субъектларга тапшыру дөрес стратегик адым булып тора.

Бу документны кабул итүдә Татарстанның беренче Президенты, хәзерге вакытта ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевның өлеше бәяләп бетергесез.

«Ул федераль үзәкне мондый вәкаләтләр бүленеше зарури булуга ышандыра алды. Илдә – Калининградтан алып Ерак Көнчыгышка кадәр – кешеләрне борчыган барлык проблемаларны хәл итүгә бер алым кулланыла алмый. Һәр төбәкнең үзенә хас үзенчәлекләре бар», – диде Илшат Әминов.

Татарстан Конституциясе бүген дә яши һәм бу – бик мөһим. Анда барлык төп мәсьәләләр буенча федераль һәм республика карарлары билгеләнгән.

Александр Терентьев: «Татарстан илнең федератив төзелеше нигезенә яткан модельне тәкъдим иткән төбәкләрнең берсе булды».

Фото: © Солтан Исхаков / «Татар-информ»

Александр Терентьев: «Татарстан Конституциясе республиканың күпмилләтле халкы ихтыярын чагылдыра»

Татарстан Конституциясендә республиканың киләчәктәге үсеше һәм федератив мөнәсәбәтләр чагылыш тапкан, дип басым ясады ТР Иҗтимагый палатасы рәисе Александр Терентьев.

«Татарстан беренчеләрдән булып илнең федератив төзелеше нигезенә салынган модельне тәкъдим итте. Шунысы мөһим, бу – республика үсешен һәм аның күпмилләтле халкы ихтыярын чагылдыра торган документ. Ул тарихның кискен чорында формалашты, анда иң яхшы тәҗрибәләрне исәпкә алу мөһим иде», – дип билгеләде ул.

Татарстан Конституциясе милли үзенчәлекләрне – дәүләт телләрен, символларны исәпкә ала. Төбәктә яшәүче халыкларның тарихи, милли, рухи традицияләрен, мәдәниятен, телләрен саклауга һәм үстерүгә аерым игътибар бирелә.

«Конституция Татарстанның социаль-икътисади үсеше өчен алшартлар тудырды. Бу – федераль һәм төбәк проектларының гаять зур хезмәттәшлеген тормышка ашыру нигезе», – дип өстәде Александр Терентьев.

Бүгенге көндә Татарстан Россия Федерациясенең терәк төбәге генә түгел. Республика мөһим тышкы икътисадый үзәккә һәм дәүләтебезнең ислам дөньясы белән диалог ноктасына әверелде. Нәкъ менә монда дәүләтләрара диалогка ярдәм итүче зур халыкара чаралар үткәрелә.

Евгений Султанов: «Татарстан Конституциясе объектив рәвештә кирәк иде, чөнки безнең дәүләт төзелеше һәрвакыт барлык милләт вәкилләренең урынын һәм ролен аңлауны күздә тотты. Мәдәният, тел һәм гореф-гадәтләр мәсьәләләрендә дә ачыклык кертергә кирәк иде».

Фото: © Владимир Васильев / «Татар-информ»

Евгений Солтанов: «Татарстан Конституциясе чын мәгънәсендә бик кирәкле иде»

1990 нчы еллар башында Татарстан, элеккеге Советлар Союзының бөтен территориясе кебек үк, үзенең киләчәге турында берничә мөһим карар кабул итәргә тиеш була, республика Конституциясе чын мәгънәсендә бик кирәкле иде, дип белдерде Казан (Идел буе) федераль университетының конституцион һәм административ хокук кафедрасы мөдире, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Евгений Солтанов.

«Татарстан Конституциясе объектив рәвештә кирәк иде, дәүләтебез төзелеше һәрвакыт барлык милләтләрнең урынын һәм ролен аңлауны күздә тотты. Мәдәният, тел, традицияләр мәсьәләләрендә ачыклык кертү мөһим иде. Алдагы икътисадый үсеш һәм социаль торыш мәсьәләләре дә беркая да югалмады», – дип ассызыклады ул агентлык белән әңгәмәдә.

Бу мәсьәләләрне җайга салу нәкъ менә Конституция дәрәҗәсендә хәл ителә. Бүгенге көндә документ дәүләтнең дә, республиканың да мәнфәгатьләрен исәпкә алучы лаеклы модель булып тора.

«Шунысы мөһим: хокукый форма үсешкә комачауламады. Без Татарстанның нинди нәтиҗәләргә ирешкәнен күрәбез. Әлбәттә, яңа күренешләр барлыкка килә: икътисадта яңа агымнар, цифрлаштыру һәм башкалар. Иртәме-соңмы алар республика Конституциясенә үзгәрешләр кертерләр. Әмма бүгенге көндә бу – гармонияле документ», – дип белдерде Евгений Солтанов.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар