Татарстан китап нәшрияты «Үз юлым» проекты кысаларында Илүзә Әминованың китабын чыгарачак
Татарстан китап нәшрияты «Үз юлым» проектының чираттагы авторы белән таныштырды. Нәшриятның Макс каналында хәбәр ителгәнчә, әлеге проект кысаларында чыгачак икенче китапның авторы – беренче татар коучы, психолог Илүзә Әминова. Бүген нәшрият коллективы аның белән очрашкан, китапны язуга әзерлек эше башланган.
Китапта гаилә психологиясе темасы урын алачак. «Аллаһка тапшырдык, дибез. Бик кызыклы булырга охшаган. Гаилә кору, яшәү барышындагы авырлыклар, аларны җиңү юллары – барысы да этаплап бирелер һәм ул куен дәфтәре яки инструкция форматында булыр, дип фикерләшәбез.. Һәр гаиләгә файдалы, гаиләне саклап калуга өлеш кертә торган китап булсын иде», – дип сөйли Илүзә Әминова.
Исегезгә төшерәбез: «Үз юлым» проекты кысаларында чыккан беренче хезмәт – Алсу Исмәгыйлеваның «Уй+Гамәл=Язмыш» китабы иде. Аның презентациясе узган атнада гына булды һәм китап инде үз укучыларын табып өлгерде. Инде менә эстафета Илүзә Әминовага тапшырыла.