Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Татарстан кибетләрендә дуңгыз ДНКлы "хәләл" колбаса бар икәне ачыкланды

"Царицыно"ның "Говяжья особая" колбасасында Краснодар лабораториясе дуңгыз ДНКсын тапкан. Ә бу колбасада Татарстанның «Центр по Аудиту и Контролю „Халяль“» оешмасының хәләл сертификаты бар. "Магнит" кибетләрендә салган бу колбаса турында Төньяк Кавказ мәгълүмат чаралары да язып чыкты.

news_top_970_100
Татарстан кибетләрендә дуңгыз ДНКлы "хәләл" колбаса бар икәне ачыкланды

Лабораториядә бу колбасада сыер итенең бөтенләй булмавы турында язалар. "Царицыно" "Татар-информ" журналистларына җавап бирми. 

Ә  «Центр по Аудиту и Контролю Халяль» оешмасының директоры Динар Садыйков үзен гаепләү белән килешми.

"Дуңгыз ДНКсы продукцияне хәрәм итә дигән бер генә дин әһеленең фәтвәсе дә юк", - ди ул.

"ДНК тикшергәндә күләм каралмый. Хәрәмме-юкмы икәнен билгеләгәндә, дуңгыз итенең күләме карала. Ә ДНК ысулы булганда, ул реакцияне генә күрсәтә, хәләл юнәлешендә бу ысул кулланылмый", - ди ул. Ягъни, дуңгыз ите бик аз, димәк, ярый булып чыга. 

Ул кирәкмәгән урында тавыш чыгаруда гаепли һәм тестның хаталы булу ихтималын әйтә. 

Садыйков «Царицыно» оешмасына инде 4 ел буе хәләл сертификатын бирә. Ул элегрәк Татарстанның Диния нәзарәтенең хәләл комитетында эшләгән иде. 

Әле күптән түгел генә Татарстанда "Челны-мясо" оешмасын дуңгыз итенә "хәләл" дип язылган стикерлар ябыштыру сәбәпле, гауга чыкты. Нәтиҗәдә, комитет җитәкчесе Марат Низамов вазифасыннан алынды.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100