news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Татарстан кешесе, келәм какканда, балконнан егылып һәлак булган

80 яшьлек бабай бер мизгелдә тигезлеген югалткан. 

news_top
Татарстан кешесе, келәм какканда, балконнан егылып һәлак булган

4 октябрьдә Бөгелмә шәһәрендә 80 яшьлек пенсионер һәлак булган. Олы яшьтәге кешенең үлеме сәбәпләре турында «Татарстан24» телеканалы хәбәр итте.

Бабай өй җыештырган. Идәндәге келәмне алып, балкон тәрәзәсеннән чүпләрен какмакчы булган. Бер мизгелдә олы яшьтәге ир-ат тигезлеген югалткан. Шулай итеп бабай 4 нче этаж балконыннан егылып төшкән. Ул урында ук һәлак булган. Телеканал үз чыганакларына сылтама белән, шул хакта сөйләде.

Хәзерге вакытта вакыйганың ничек килеп чыкканын тикшерүчеләр ачыклый.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар