news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Татарстан кешесе базга төшеп үлгән

Фаҗигане ирнең хатыны күреп торган.

news_top
Татарстан кешесе базга төшеп үлгән
Чаллыдагы бер гаилә Вахитов проспектындагы үз базларын карарга баргач, фаҗига килеп чыккан. Бу турыда "Челнинские известия" сайты хәбәр итте.

10 сентябрьдә көндезге уникенче ярты тирәсендә ир белән хатын базны карарга килгән. Алар кышка яшелчәләрне салыр алдыннан, базны рәтләргә җыенган. Ир аска төшеп киткән. Кисәк кенә аның хәле беткән һәм ул хатыны каршында җан биргән.

59 яшьлек Чаллы кешесе ни сәбәпле үлгәне әлегә билгеле түгел. Төгәл диагнозны судмедэкспертлар куячак, диелгән әлеге хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар