news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Татарстан кешесе анасын каеш белән буган, чүкеч белән суккан, үз-үзенә ут төрткән

news_top
Татарстан кешесе анасын каеш белән буган, чүкеч белән суккан, үз-үзенә ут төрткән
"Татар-информ" архивы

Татарстанда яшәүче ир-ат әнисен каеш белән буып, чүкеч белән сугып үтерергә маташкан, аннары үз-үзенә ут төрткән. Бу турыда «Татарстан 24» каналы хәбәр итте.

Фаҗига бергәләп хәмер эчеп утырганда килеп чыккан. Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе белешмәсе буенча, Зәйдә яшәүче 43 яшьлек ир-атка карата «Үтерергә маташу» маддәсе буенча җинаять эше ачылган.

Тикшерү версиясе буенча, 43 яшьлек ир-ат 71 яшьлек анасы белән хәмер эчеп утыра. Аннары алар талаша башлый. Шуннан соң ир-ат каеш ала һәм анасын булып үтерергә маташа. Аннары анасының башына ике тапкыр чүкеч белән суга. Әни кеше аңын югалткач, ир-ат үз-үзенә ут төртә һәм подъездга йөгереп чыга, диелә хәбәрдә.

Ир-атка күршеләре ярдәм иткән, алар экстрен хезмәтләрне дә чакырган. Олы яшьтәге хатынны хастаханәгә алып киткәннәр, тиешле ярдәмне күрсәткәннәр.

Ир-ат гаебен таныган. Тикшерү эшләре бара, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар