Татарстан күгендә НЛО күргәннәр? (видео)
Кешеләр моны күреп НЛО дип куркуга калган.
Чаллы кешеләре төнге күктә гаҗәеп күренеш - "Глонасс-М" иярчене ракетасы эзен күреп, видеога төшергән. Бу турыда "Татар-информ" хәбәр итте.
Социаль челтәрләрдә чыккан фото һәм видеоларда төнге күктә очып баручы объект күренә.
Кешеләр моны күреп гаҗәпкә дә, куркуга да калган. НЛО микән дип фаразлаучылар да табылган.
Социаль челтәрләрдә чыккан фото һәм видеоларда төнге күктә очып баручы объект күренә.
Кешеләр моны күреп гаҗәпкә дә, куркуга да калган. НЛО микән дип фаразлаучылар да табылган.
- Кичә төнлә Плесецк космодромыннан җибәрелгән "Союз-2.1б" ракетасы "Глонасс-М" иярченен орбитага чыгарды. Ул 19,2 мең километрдан югарырак биеклектә оча.