
ТАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре, ТР Иҗтимагый палатасының элеккеге рәисе Илгиз Хәйруллин вафат булган. Аңа 85 яшь иде. Бу турыда «Татар-информ» хәбәр итте.
Мәрхүм белән хушлашу мәрасиме 24 февральдә 8.00 сәгатьтә Александр Пушкин исемендәге Мәдәният үзәгендә була. Аны шул ук көнне Арча зиратында җирлиләр.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Илгиз Хәйруллинның туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклашты. Бу турыда Татарстан Рәисенең матбугат хезмәте хәбәр итте.
«Илгиз Кәлимуллович вафат булуга бәйле рәвештә бик кайгырабыз. Ул гомерен туган республикасына хезмәт итүгә багышлады һәм һәрвакытта да чын күңелдән эш дип янып йөрде. Ул безнең күңелдә ярдәмчел һәм талантлы җитәкче булып калачак. Гаиләсенә бу зур югалтуны күтәрергә көч һәм сабырлык телим», – диелә кайгынамәдә.
- Илгиз Хәйруллин 1940 елның 2 гыйнварында туган.
- 1964 елда Казан дәүләт педагогика институтында укытучы белемен ала. 1982 елда телевидение һәм радиотапшырулар буенча ТАССР дәүләт комитеты рәисе була, аны 10 ел дәвамында җитәкли. Ул елларда шулай ук ТР Журналистлар берлеге идарәсенә җитәкчелек итә.
- 1992 елда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары вазифаларын башкаручы, ә аннары урынбасары була. 2004-2015 елларда «Зенит» банкының идарә рәисе киңәшчесе булып эшли. Шулай ук 2005-2006 елларда Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы әгъзасы, ә 2006-2013 елларда ТР Иҗтимагый палатасы рәисе була.
- «Мактау билгесе» ордены, «Татарстан Республикасы алдындагы хезмәтләр өчен» ордены (2009), ике медаль, «ТАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исем (1981), ТАССР паспорт-виза хезмәте Мактау грамотасы (1989), II дәрәҗә «Ватан алдындагы хезмәтләр өчен» орден медале (1997) һәм ТР Мактау грамотасына (1999) лаек була.