Татарстан 2025 ел нәтиҗәләре буенча Идел буе федераль округы төбәкләре арасында алма җыю күләме буенча икенче урынны алды. Республикада 50 мең тонна алма җыеп алынган. Бу 2024 ел белән чагыштырганда 3,2 тапкырга күбрәк. Мондый мәгълүматларны Россельхозбанкның тармак экспертизасы үзәге аналитиклары китерә.
Узган ел Идел буе федераль округында барлыгы 307 мең тонна алма җыелган. Уңыш 92 процентка арткан һәм ил күләмендәге алма уңышының якынча уннан бер өлешен тәшкил иткән.
Округ төбәкләре арасында беренче урынны 52 мең тонна күрсәткече белән Саратов өлкәсе алган. Икенче урында — 50 мең тонна алма җыйган Татарстан. Өченче урынны 41 мең тонна уңыш белән Самара өлкәсе алган.
Пенза өлкәсендә дә алма уңышы сизелерлек арткан — 26 мең тоннага җиткән, ягъни бер ел эчендә 8,6 тапкырга үскән. Оренбург өлкәсендә 24 мең тонна алма җыелган, бу алдагы ел белән чагыштырганда алты тапкырга диярлек күбрәк.
Аналитиклар фаразлавынча, 2026 елда Идел буе федераль округында алма җыю күләме 317 мең тоннага кадәр артырга мөмкин.
Округта груша уңышы да арткан. 2025 ел нәтиҗәләре буенча биредә 64 мең тонна груша җыеп алынган — бу 2024 елга караганда 64 процентка күбрәк. Әлеге күрсәткеч буенча Идел буе федераль округы Россиянең федераль округлары арасында өченче урынны алган. 2026 елда груша уңышы тагын 15 процентка артырга мөмкин.
Идел буе федераль округында груша җыю буенча Түбән Новгород һәм Самара өлкәләре лидер булган. Аларда тиешенчә 12 мең һәм 11 мең тонна груша җыелган. Татарстанда 8 мең тонна груша җитештерелгән, бу күрсәткечнең ун тапкырга диярлек артуын аңлата. Пенза өлкәсендә исә уңыш сигез тапкырга артып, 4 мең тоннага җиткән.
Россельхозбанкның тармак экспертизасы үзәге җитәкчесе урынбасары Олег Князьков Идел буе федераль округында алма уңышының сизелерлек артуын, шул исәптән, интенсив һәм суперинтенсив алма бакчалары булдыру буенча инвестиция проектларының тормышка ашырылуы белән бәйләгән.
Аның сүзләренчә, мондый бакчаларда утыртылган үсентеләр өченче-дүртенче елда ук тулы күләмдә сәнәгать уңышы бирә башлый. 2025 елда әлеге бакчаларның күбесе нәкъ менә актив җимеш бирү чорына кергән, дип яза «Татар-информ».