news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Татарстан һәм Удмуртия өстендә дошман дроннары юк ителгән

news_top

Узган төндә Татарстан һәм күрше төбәкләр өстендә дошман беспилотниклары юк ителде. Бу хакта Россия Оборона министрлыгына сылтама белән «Татар-информ» хәбәр итә.

Узган төндә Россия территориясе өстендә барлыгы 592 дошман дроны бәреп төшерелгән.

«24 сентябрьдә Мәскәү вакыты белән 20:00 сәгатьтән 25 сентябрьдә 08:00 сәгатькә кадәр узган төндә һава һөҗүменә каршы дежур көчләр Белгород, Брянск, Волгоград, Воронеж, Калуга, Курск, Липецк, Орёл, Ростов, Тверь, Тула, Самара, Смоленск өлкәләре, Мәскәү төбәге, Краснодар һәм Пермь крайлары, Удмуртия Республикасы, Татарстан Республикасы, Кырым Республикасы территорияләре һәм Кара диңгез акваториясе өстендә Украинаның самолет тибындагы 592 пилотсыз оча торган аппаратын тоткарлады һәм юк итте», – диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар