Татарстан хакеры чит кешеләрнең хисабыннан 1,6 миллион сум урлаган
45 яшьлек ир-ат читтән торып кына смартфонга кергән.
Татарстанда яшәүче эшсез хакер кешеләрнең смартфоннарына читтән торып кына кереп, хисаптан акчаларны урлаган. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгына Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгында хәбәр иттеләр.
45 яшьлек ир-ат махсус программа ясап, банк клиентларының телефоннарына керү җаен тапкан. Бу программа белән ул мәгълүматларның шифрына ачкыч ясаган һәм сим-картаның дубликатын булдырган. Шулай итеп хакер телефон хуҗасына килә торган смс-хәбәрләрне укыган.
Әлеге белешмә ярдәмендә хакер хисаптагы барлык акчаны урлаган.
45 яшьлек ир-атның җиде очракка катнашы бар дип шикләнәләр. Зыянның гомуми суммасы 1,6 миллион сум чамасы дип бәяләнә.
«Урлау» маддәсе буенча җинаять эше ачылган. Хәзерге вакытта җинаятьтә шикләнелүче ир-ат беркая да чыгып китмәү турында имза куйган.