news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Татарстан хакеры чит кешеләрнең хисабыннан 1,6 миллион сум урлаган

45 яшьлек ир-ат читтән торып кына смартфонга кергән.

news_top
Татарстан хакеры чит кешеләрнең хисабыннан 1,6 миллион сум урлаган
Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы

Татарстанда яшәүче эшсез хакер кешеләрнең смартфоннарына читтән торып кына кереп, хисаптан акчаларны урлаган. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгына Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгында хәбәр иттеләр.

45 яшьлек ир-ат махсус программа ясап, банк клиентларының телефоннарына керү җаен тапкан. Бу программа белән ул мәгълүматларның шифрына ачкыч ясаган һәм сим-картаның дубликатын булдырган. Шулай итеп хакер телефон хуҗасына килә торган смс-хәбәрләрне укыган.

Әлеге белешмә ярдәмендә хакер хисаптагы барлык акчаны урлаган.

45 яшьлек ир-атның җиде очракка катнашы бар дип шикләнәләр. Зыянның гомуми суммасы 1,6 миллион сум чамасы дип бәяләнә.

«Урлау» маддәсе буенча җинаять эше ачылган. Хәзерге вакытта җинаятьтә шикләнелүче ир-ат беркая да чыгып китмәү турында имза куйган.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар