Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Татарстан гидларын православ һәм православ булмаганнарга бүләчәкләрме?

Соңгы арада социаль челтәрләрдә экскурсоводлар арасында сәер хәбәрләр йөри. Имеш, православие динендә булмаганнарга киләчәктә чиркәү һәм монастырьләрдә экскурсия уздыру тыела. Билгеле, күп кенә кешеләр моңа карата үзләренең ризасызлыгын белдерде. “Татар-информ” хәбәрчесе гидларны православ һәм православ булмаганнарга бүлү мәсьәләсен белеште.

news_top_970_100
Татарстан гидларын православ һәм православ булмаганнарга бүләчәкләрме?

Социаль челтәрләрдә шушындый эчтәлектәге хәбәр килеп иреште. «Бездә мондый яңалыклар әле. Былтыр октябрь аенда Казан епархиясе чиркәүгә службага йөрүче экскурсоводларга гына (!!!) христиан дине нигезләре дәресләрен үткәрә башлады. Татарларны ул укуларга бөтенләй кертмәделәр. Кичә шул курсларга килгәннәр дә, монастырьларда епархия сертификаты булган экскурсоводлар гына йөртә ала, дигәннәр. Ярар, шулай булсын, мин туристларыма монастырь диварларының бу ягында да сөйли алам, теләгән кеше бушка кереп карый ала. Әгәр бик кирәк дисәләр, монастырьда аерым акчага экскурсия алырга була (курсларда укыган теге экскурсоводлар шунда эшли бит). Хикмәт бит анда түгел! Хикмәт менә шулай христианга-түгелгә бүлүдә! Ягъни мәсәлән, теге заманнар (әгәр христиан диненә күчмәсәң... әстәгъфирулла, әстәгъфирулла, әйттем исә кайттым) сәясәте кабатланамы әллә? Әлбәттә, безнең мөфтият бервакытта да мондый адымга бармаячак. Кол Шәриф, Мәрҗани мәчетләрен күрсәттек һәм күрсәтәчәкбез дә, динебез турында сөйләдек тә, сөйлиячәкбез дә, кирәк тә түгел. Әмма безнең дә бит һаман теге толерант дигән сүзне әйтәсебез килмәячәк бит. 1 марттан Зөя утравында шундый канун булачак, диләр. ЮНЕСКОга кергән Успение монастыре турында сүз бара!»

"Татар-информ" хәбәрчесе бу мәгълүматның кайдан килеп чыкканлыгы белән кызыксынды. 2017 елның сентябрь аенда Казан руханилар семинариясе экскурсоводлар өчен православ семантикасы буенча белемнәрне тирәнәйтү максатыннан махсус уку курсларын оештырып җибәрә. Бу турыда Казан һәм Татарстан митрополиты Феофан Казан руханилар семинариясенең рәсми сайтында игълан иткән булган: “Курсларга православ динен тоткан кешеләр чакырыла. “Православ экскурсоводы” дигән өстәмә белгечлек алу мөмкинлеге бар”, – диелә игъланда.

"Чиркәүләрдә экскурсия уздырыр өчен гидларга чукынырга кирәк була?"

Бу уңайдан, “Татар-информ” хәбәрчесе “Татарстан Республикасының экскурсоводлар гильдиясе” берлеге әгъзасы белән сөйләште.

“Әйтергә кирәк, православ динендә булмаган кешеләрне алар бөтенләй кабул итмәде. Бу бит белем бирү курслары. Без кешеләрне дини биналар - соборлар, мәчетләр белән таныштырабыз. Бер экскурсоводның белемнәрен арттырасы, православ дине кануннарына күбрәк төшенәсе килде. Әмма курслар алдыннан уздырылган әңгәмәдә аңа: “Без укыта алмыйбыз, чөнки сез чукынмаган. Курслар фәкать православ динендәге кешеләр өчен”, – дип җавап кайтаралар. Билгеле, аның кәефе кырылган иде”, – диде экскурсоводлар берлеге әгъзасы.

Ул “православ экскурсоводы” курсларына йөрүче ханым белән сөйләшкән. Ул ханымга лекторийда “киләсе елдан чиркәү һәм монастырь территорияләрендә әлеге курсларда өстәмә белгечлек алган гидлар гына экскурсияләрне үткәрү хокукына ия булачак” дигән мәгълүмат җиткерелгән. 

- Димәк, башка гидлар я экскурсия юлын үзгәртергә, я чиркәү-монастырьларны бөтенләй экскурсия планыннан төшереп калдырырга тиеш була. “Экскурсоводларны православ динендә булган һәм православ булмаганнарга аерып караячаклармы хәзер?” дигән сорау туа. Хәзер чиркәүләрдә экскурсия уздырыр өчен гидларга чукынырга кирәк була. Әмма бу рәсми планда расланмаган, имеш-мимешләр генә йөри, – диде экскурсоводлар гильдиясе берлеге әгъзасы.

Казан һәм Татарстан митрополиты Феофан хәзерге көнгә кадәр әлеге мәсьәлә буенча ачыклык кертмәгән. “Бу бернинди кысаларга да сыймый, экскурсоводлар җәмгыяте ике төрле төркемгә бүленә башлаячак бит. “Православ экскурсоводы” курсларын тәмамлаган гидларның хокуклары да, акча эшләү мөмкинлекләре дә күбрәк булып чыга. Мисал өчен, без экскурсияләрне Раифадагы монастырьдә һәм башка шундый объектларда үткәрә идек. Әмма бит бу хаҗ кылу түгел, ә дини булмаган, дөньяви экскурсия. Бу мәсьәләнең ничек хәл ителәчәген үзебез дә белмибез”, – диде ханым. 


Чиркәүгә ярамый, мәчеткә - ярый

“ТРның экскурсоводлар гильдиясе” берлегендәге православ динен тоткан кешеләрнең барысы диярлек әлеге курсларга йөри, зачет-имтиханнар тапшыра. Шунысы кызык – алар мәчетләргә кереп экскурсияләр уздыра ала. Ислам дине һәм аның кануннары турында дөрес сөйлиме-сөйләмиме – аны тикшереп торучы юк. Хәзрәтләр сүзләренчә, гидларның күбесе ислам дине нигезләрен аңламый һәм кешеләргә теләсә нәрсә җиткерә. Әмма ислам динен тотучылар тарафыннан  экскурсоводларга киртә куючы юк бит!

Без һәрвакыт Татарстанда толерантлык сакланып калу ягында торабыз. Ә экскурсоводлар – Казанның визит карточкасы, без кунакларны иң беренчеләрдән булып каршы алабыз, төрле конфессияләр арасындагы дустанә мөнәсәбәтләр, диннәргә тигез караш турында аларга да сөйлибез”, – ди ул.

"Чиркәүгә керергә тыю юк"

Казан руханилар семинариясенең укытучысы, иерей Александр Махов “Татар-информ”га биргән әңгәмәсендә “православ экскурсоводы” курсларында православ динендә булган экскурсоводларны гына өйрәтәләр дигән мәгълүмат төгәл түгел дип ассызыклады.

“Бу курслар семинариянең уку-укыту процессының бер өлеше булып тора, ә семинария – ул үзенең уставы булган белем бирә торган дини оешма. Без абитуриентларыбызга шул устав нигезендә таләпләр куябыз. Беренчедән, “Православ экскурсоводы” курслары күптән түгел генә башланып китте, ә алар, мәгълүм булганча, ике ел дәвамында барачак. Икенчедән, монда алган белемнәрнең тормышта кулланылуы башка кешеләр өлкәсенә йөкләнгән – миңа әзерләргә куштылар, мин әзерлим. Алар белән мин эшләмәячәкмен бит. Нинди шартларда икәнен шулай ук белмим”, – дип әйтте Александр Махов.

Александр Махов сүзләренә караганда, православие биналарына кемне дә булса кертмәскә дигән тыю юк. “Киресенчә, Казан епархиясе, Татарстан митрополиясе кебек үк, төрле “жанрлардагы” туристларны җәлеп итү ягында тора. Шуңа күрә дә православ гыйбадәтханәләрендә һәм монастырьләрдә гидларның нинди милләттән һәм нинди диннән булуына карамастан, аларның экскурсия оештыруларына каршы килү дигән әйбер юк.


"Феофаннан җавап көтәбез"

“Татар-информ” хәбәрчесе берничә ел гид булып эшләгән Раушания Миңнуллинага мөрәҗәгать итте: “Митрополит Феофанга рәсми хат язылган, әлегә без аннан җавап көтәбез. Курсларны тәмамлаган эскурсоводлар православ динендәге, чиркәү-монастырьларга паломник буларак килгән кешеләр белән генә эшләячәкләр дип беләм. Мин, мәсәлән, андыйлар белән эшли алмыйм, бу православ рус кызының мөселман хатыннарына намаз уку кагыйдәләрен өйрәткән кебек булып чыга. Шулай булгач, бернинди дә куркыныч янамый, барысы да тәртиптә”, – дип тынычландырды Раушания ханым .

“ТРның экскурсоводлар гильдиясе” берлегендә хәзерге вакытта 400ләп әгъза бар. Ул 2010 елның 14 декабрендә оеша. Аның оештыручысы Татарстан Республикасының Милли музее, «Казан» милли-мәдәни үзәге һәм Казан шәһәренең туристик-мәгълүмати үзәге санала. Берлекнең директоры – Надежда Секретова.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100