Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Татарстан футболчылары Ольга Бузовага чын «КАМАЗ» бүләк итәргә җыена - видео

«КАМАЗ» клубы футболчылары Ольга Бузовага спонсор булырга тәкъдим итә.

news_top_970_100
Татарстан футболчылары Ольга Бузовага чын «КАМАЗ» бүләк итәргә җыена - видео

Хәзер чемпионатлар вакытында кышкы тәнәфес бара. Шул араны файдаланып, Чаллының «КАМАЗ» клубы футболчылары Ольга Бузовага спонсор булырга тәкъдим итеп видео төшергән. Бу видео YouTube-каналында чыкты.

Футбол клубының маркетинг бүлеге җитәкчесе Артем Раскольников сөйләгәнчә, әгәр Ольга Бузова спонсор булырга ризалык бирсә, аңа чып-чын ап-ак «КАМАЗ» машинасын бүләк итәчәкләр. Машинаны ак бант белән бизиячәкләр.

Ләкин Бузова бу тәкъдимгә берничек тә җавап бирмәгән. Шуннан соң футболчылар #КАМАЗБузовой видеосының икенче өлешен төшергән.

Видео кадрларында «Дом2» тапшыруына пародия эшләнгән. Футболчылар «лобное место» дигән урын ясап, футболчы Максим Тарасовны куып чыгара. Алар Бузованың ире Дмитрий Тарасовка ишарә ясый. Шуннан соң футболчылар BuzFood рестораны ризыгын ашый. Ольга Бузова валютасы «бузкоиннарны» ягып учак ясыйлар.

Ролик азагында Чаллы футболчылары Ольга Бузовага спонсор булырга тәкъдим итә.

«Без сездән җавап көтәбез. Сезнең «КАМАЗ» футбол клубыгыз», — диелгән мөрәҗәгать азагында.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100