Татарстан финансисты Юрий Абросимов «Туполев» оешмасына җитәкче итеп билгеләнде
Берләшкән авиатөзелеш корпорациясендә («Ростех»ка керә) кадрлар алмашынды. «Туполев» идарәче директоры вазифаларын башкаручы итеп, элек компаниядә икътисад һәм финанслар өчен җаваплы булган Юрий Абросимов билгеләнде. Оператив-тактик авиация филиалы директоры вазифасына Владимир Ефимов билгеләнде. Бу хакта РБКга корпорациягә якын чыганаклар хәбәр иткән, авиатөзелеш корпорациясендә мәгълүматны раслаганнар, дип яза «Татар-информ».
Юрий Абросимов «Туполев» структураларында 2012 елдан бирле эшли. Ул 1988 елда туган, 2010 елда А.Н. Туполев исемендәге Казан илкүләм тикшеренү техник университетын тәмамлый. Яңа вазифага билгеләнгәнче, директорның икътисад һәм финанслар буенча урынбасары була.
Оператив-тактик авиация филиалын җитәкләгән Владимир Ефимов башта бүлекчә директоры урынбасары була. Ул филиалда 2012 елдан бирле эшли.
Ике билгеләнү дә 2024 ел ахырыннан «Туполев» идарәче директоры һәм Оператив-тактик авиация филиалы директоры вазифаларын бергә алып барган Александр Бобрышевның китүе белән бәйле. Корпорациядә аның вәкаләтләре туктатылуы турында хәбәр иттеләр, аның дәүләт оборона заказы линиясе буенча куелган бурычларны үтәвен әйттеләр.
«2025 елда Оператив-тактик авиация филиалы хәрби техника белән тәэмин итү буенча рекордлы план башкарды. Корпорациядә әлеге юнәлеш эше өчен Александр Петрович Бобрышев җаваплы булды», – дигән Оператив-тактик авиация филиалы вәкиле.
Аның яңа урыны турында әлегә рәсми карарлар юк, чыганакларның берсе, ул «Ростех» башлыгы Сергей Чемезовның киңәшчесе булырга мөмкин, дип фаразлый.
Оператив-тактик авиация филиалында әйтүләренчә, яңа җитәкчеләргә җитештерү программасын үтәү, шул исәптән хәрби авиация техникасы чыгару, шулай ук Ту-214 программасы буенча планнарны тәэмин итү бурычлары куелган.
«Бу билгеләнүләр идарәнең дәвамчанлыгын тәэмин итә, нәтиҗәлелекне һәм хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру буенча эшне дәвам итәргә мөмкинлек бирә», – дип хәбәр иткәннәр корпорациядә.
«Туполев» җәмгыяте авиация техникасы эшләү, җитештерү һәм сынау белән шөгыльләнә. Компаниянең төп гражданлык проекты – Казан авиация заводында урта магистральле Ту-214 самолетын серияле җитештерүне яңадан эшләтеп җибәрү.