Татарстан федераль бюджеттан алынган акчаны нәрсәгә тотачак?
2018 елда Татарстан федераль бюджеттан 70 миллиард сумнан артык акча алачак.

"Татар-информ" хәбәр иткәнчә, 2018 елда Татарстан федераль бюджеттан 71,9 миллиард сум акча алачак. Бу узган елгы күрсәткечтән 4 процентка артыграк. Аның 36 миллиарды республикага күчерелгән инде. Мондый уңай динамика футбол буенча Дөнья чемпионаты үткәрү һәм алда көтелгән WorldSkills чемпионаты белән бәйле, дип хәбәр итте Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Наталья Таркаева.
Акчаның күп өлеше сәнәгать (28,8 миллиард), авыл хуҗалыгы (6,5 миллиард) һәм социаль өлкәне (5,5 миллиард), шулай ук мәгариф, транспорт, сәламәтлек саклау тармакларын үстерүгә һәм гражданнарны торак белән тәэмин итүгә юнәлдереләчәк.
Хөрмәтле укучыларыбыз! Әгәр сезнең белгечләргә, артистларга, журналистларга сорауларыгыз булса, безнең Ватсапка языгыз: +79270379110 Без тиз арада сезнең сорауга җавап табарга тырышырбыз. Теләсә кайсы темага сораулар кабул итәбез.