Татарстан Экология һәм табигать ресурслары министрлыгына яңа җитәкче билгеләнде
Татарстан Экология һәм табигать ресурслары министрлыгына яңа җитәкче билгеләнде. Бу турыда «Татар-информ» яза.
Шулай итеп, Азат Җиһаншин Татарстан экология һәм табигать ресурслары министры булды. Тиешле карарны Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов имзалаган.
Азат Җиһаншин – 2013 елдан «Татагролизинг» АҖ генераль директоры иде, ТР Дәүләт Советының җиденче чакырылыш депутаты.
Искәртеп узабыз: министрлыкның элекке җитәкчесе Александр Шадриков 2026 елның гыйнвар башында Россия Табигать министрлыгының Су ресурслары департаменты директоры итеп билгеләнде.
