news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Татарстан егете, чишенеп ташлап, бозлы суга баткан сукбай этне коткарган (видео)

Түбән Камада яр буенда җыйналган кешеләр этне таяклар белән коткарырга тырышса да, ярдәм итә алмаган.

news_top
Татарстан егете, чишенеп ташлап, бозлы суга баткан сукбай этне коткарган (видео)

Шушы урыннан узып барышлый бозлы суда батып баручы этне күргән Александр, һич уйлап тормыйча, суга йөзеп кереп киткән.

"Мин боздан бераз кердем дә, чишенеп, шуышып карадым. Шуннан үзем дә суга төшеп киттем. Йөзеп барып, этне алдым, ярга кадәр йөзеп кире чыктым. Су ниндиме? Җылы иде", - дип сөйләгән батыр кеше НТР каналына.

Александр ел саен салкын суда коена икән. Шуңа күрә ул бу вакыйгада тиз карар кабул иткән. Салкын судан йөзеп чыккач, авырмаган. "Хәзер якыннарым миңа бөтенләй башкача мөнәсәбәттә", - дип сөйләгән ул.

"Дуслар өчен мин - молодец, сөйгән кызым өчен - герой", - дигән Александр.

Бозлы тоткыннан котылган эт исә үз юлы белән чабып киткән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар