news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Татарстан Донбасстан эвакуацияләнгән кешеләрне кабул итәргә әзерләнә

Татарстан Президенты ДНР һәм ЛНРдан кайтучыларга ярдәм оештырырга фәрман бирде.

news_top
Татарстан Донбасстан эвакуацияләнгән кешеләрне кабул итәргә әзерләнә

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ДНР һәм ЛНРдан эвакуацияләнгән кешеләргә ярдәм күрсәтү өчен хөкүмәткә фәрман бирде, дип яза «Интерфакс». Бу хакта агентлык Президентның матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимовага сылтама белән хәбәр итә.

Лилия Галимова качакларга вакытлыча яшәү урынын оештыру, аларны ашату, медицина ярдәме күрсәтү турында баруын аңлаткан.

18 февральдә танылмаган ДНР, ЛНР җитәкчеләре, хәрби конфликт куркынычы булу сәбәпле, халыкны Россиягә эвакуацияләнергә чакырдылар. Россиянең 26 төбәге качакларны кабул итәргә әзер икәнлеген белдерде.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар