news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Татарстан Диния нәзарәте мошенниклар турында кисәтә

news_top

ТР мөселманнары Диния нәзарәте Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин исеменнән телефон аша мошенниклык очраклары турында кисәтә. Бу турыда Нәзарәт сайтында хәбәр ителә.

«Шәхси яки хезмәтегезгә кагылышлы мәгълүматны, шулай ук акча күчерүне сорап шалтыратучыларга һәм шикле хәбәрләргә җавап бирүдән сакланыгыз. Мошенниклар корбаны булмас өчен, барлык дини сораулар һәм мөселман учреждениеләре эшчәнлеген оештыру мәсьәләләре буенча консультацияне Татарстан мөфтияте мөхтәсибләренә мөрәҗәгать итеп алырга киңәш итәбез», диелә хәбәрдә.

  • ТР мөселманнары Диния нәзарәтендә call-үзәк эшли, аның аша Нәзарәтнең шәригать белгечләреннән җавапларны бушлай 8 800 222 76 67 телефоны аша алырга мөмкин. Шулай ук Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Диния нәзарәтенә караган мәсьәләләр буенча гражданнарны шәхсән кабул итә. Язылу өчен телефон: +7 (843) 237-94-53.
Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар