Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Татарстан депутаты Россия хәрбиләренең махсус операция зонасында ничек яшәвен күрсәтте

news_top_970_100
Татарстан депутаты Россия хәрбиләренең махсус операция зонасында ничек яшәвен күрсәтте
Видеодан скриншот

Татарстан Дәүләт Советы депутаты Эдуард Шәрәфиев Россия хәрбиләренең махсус операция зонасында ничек яшәвен күрсәтте. Ул бу видеоны социаль челтәрдәге аккаунтына урнаштырган, дип яза «Татар-информ»

Депутат солдатларның туклануына аерым тукталган, кыр шартларында хәрбиләрнең башлыча боткалар һәм консервалар белән туклануын әйткән.

«Консервалар – һәр солдатның рационындагы төп нәрсә. Бу – ботка, тушенка, балык булырга мөмкин. Ә баллы әйберләрдән – куертылган сөт өсте. Боткаларны газ горелкасында җылытабыз. Кыр шартларында менә дигән!» – дип сөйләгән Эдуард Шәрәфиев.

Өй ризыгы сирәк эләгә, дигән депутат. Әмма солдатлар инде бар нәрсәгә күнеккән.

Татарстан Дәүләт Советы депутаты фронтка доброволец булып китте. «Татар-информ»га биргән интервьюсында ул хезмәткә хәрби операция башлангач та әзерләнә башлавын әйтте. Ул берничә ай хәрби өйрәнү узды, шуннан соң фронтка китте.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100