Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Татарстан Дәүләт Советына сайлауларда тавыш бирү өчен бюллетеньнәр әзерләү эше тәмамлана

news_top_970_100
Татарстан Дәүләт Советына сайлауларда тавыш бирү өчен бюллетеньнәр әзерләү эше тәмамлана
«Идел-Пресс» полиграфия-нәшрият комплексында Дәүләт Советына депутатлар сайлауда тавыш бирү бюллетеньнәрен бастыру төгәлләнеп килә.
Фото: © Михаил Захаров

«Идел-Пресс» полиграфия-нәшрият комплексында яңа җиденче чакырылыш республика Дәүләт Советына депутатлар сайлауда тавыш бирү бюллетеньнәрен бастыру төгәлләнеп килә. Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев нәшриятта булды һәм җитештерелә торган продукциянең сыйфатына шәхсән инанды.

Тавыш бирү көнендә татарстанлылар үз сайлау участокларында ике бюллетень алачак. Берсе – сәяси партияләр исемлеге белән бердәм сайлау округы буенча – ачык яшел төстәге рәсемле кәгазьдә булачак. Икенчесе – бер мандатлы округ буенча кандидатлар исемлеге белән – ачык алсу төстәге челтәрле кәгазьдә. Моннан тыш, аларның һәркайсы сайлау комиссияләренең ике әгъзасы имзасы һәм зәңгәр мөһер белән билгеләнәчәк, – диде Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев.

Тавыш бирү көнендә татарстанлылар үз сайлау участокларында ике бюллетень алачак.

Фото: © Михаил Захаров

Бюллетеньнәрдә кандидатлар һәм сәяси партияләр турында законда билгеләнгән мәгълүмат бар. Сайлау кампаниясендә катнашучы һәр кешегә бюллетеньдә тигез мәйдан бирелә. Тавыш бирү бюллетеньнәре ике дәүләт телендә: рус һәм татар телләрендә әзерләнә.

«Гомумән алганда, бюллетеньнәр бастыруга 50 тоннадан артык кәгазь һәм 500 килограммнан артык буяу тотылачак. Сайлау бюллетененең алгы ягы махсус тангир челтәре белән билгеләнгән, аның рәсеме безнең предприятиедә эшләнде. Якын көннәрдә бюллетеньнәрне тулысынча җитештереп бетерәчәкбез», – дип хәбәр итте «Идел-Пресс» генераль директоры Әнәс Әскәров.

Бюллетеньнәр бастыруга 50 тоннадан артык кәгазь һәм 500 килограммнан артык буяу тотыла.

Фото: © Мизаил Захаров

Бюллетеньнәрне бастыру процессы тәмамланганнан соң аларны участок сайлау комиссияләренә илтәчәкләр. Тавыш бирү көненә кадәр бюллетеньнәр сак астында була һәм видеоконтроль астында сакланачак. Татарстан Дәүләт Советына депутатлар сайлау 8 сентябрьдә 7:00-20:00 сәгатьтә узачак.

Тавыш бирү бюллетеньнәре ике дәүләт телендә: рус һәм татар телләрендә әзерләнә.

Фото: © Михаил Захаров

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100