news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Татарстан Дәүләт симфоник оркестрының сәнгать җитәкчесе Александр Сладковский өйләнде

Тантанага Россия актеры Вениамин Смехов та килгән.

news_top
Татарстан Дәүләт симфоник оркестрының сәнгать җитәкчесе Александр Сладковский өйләнде
Яшел Үзән районы администрациясе

10 мартта Яшел Үзәндә Татарстан Дәүләт симфоник оркестрының сәнгать җитәкчесе Александр Сладковский өйләнгән.

Шәһәрнең 90 еллыгы көнендә Дарья һәм Александр Сладковскийлар язылышты, дип яза «Татар-информ» агентлыгы Яшел Үзән районы администрациясенә сылтама белән.

«Татарстанның Дәүләт симфоник оркестрының сәнгать җитәкчесе һәм баш дирижеры, Татарстанның һәм Россиянең атказанган артисты Александр Витальевич һәм аның сөйгәне Дарья Александровна никахлашты. Аларга район башлыгы Михаил Афанасьевның котлау хатын һәм бүләген тапшырдылар», диелә хәбәрдә.

Тантанага Россия актеры Вениамин Смехов һәм аның хатыны да килгән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар