Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Татарстан буран әсирлегендә: утсыз калган авыллар, күмелгән юллар, эшкә бара алмый калган кешеләр

Кичәдән бирле дулаган буран аркасында, бүген Татарстан кар астында калды.

news_top_970_100
Татарстан буран әсирлегендә: утсыз калган авыллар, күмелгән юллар, эшкә бара алмый калган кешеләр

Бүген халык иртән йокыдан иртәрәк уянды, машинаны кар астыннан казып аласы бар. Әгәр инде көрт астыннан тимер атыңны таба алмыйсың икән, эшкә бару әмәлен табарга кирәк.

Метроның йолдызлы сәгате

Трамвайлар туктап калган, автобуска башыңны тыгарлык түгел, таксилар килми. Казанлылар өчен бүген метро иң популяр транспортка әйләнде. 

«Бездә юл юк, эшкә барып булмый»

Әтнә районы Ары авылыннан Фидаил Кадимов «Татар-информ”га шулай дип хәбәр итте.

– Бездә бөтенләй юл юк. Авылдан чыгып та, кереп тә булмый. Хәвеф-хәтәр генә булмасын инде. Эшкә баручылар да урамнардан чыга алмады. Кибетләргә ипи дә килә алмый.


Апас: тәрәзәләрдән урам күренми




Казан кайнамый

Казанның үзәк урамнарында кеше биеклеге кар көртләре.

Буран аркасында шәһәр халкы бүген җәяүлегә әйләнде. Шуңа күрә юлларда машина юк.

Казанны чистарттылар

Төнлә стихия белән көрәшү өчен 333 кар чистарту машинасы эшкә чыкты. Бозлавыкны бетерү өчен 1 мең 210 тонна комлы-тоз катнашмасы сибелгән. Көндез төбәкара юлларны 484 махсус техника чистарта.



Казан эчендә иртәнге 7дә үк 9 баллы бөкеләр хасил булды. Казаннан якын-тирә районнарга йөрүче автобус маршрутлары туктатылды. Казан-Чистай юлында километрлап бөке хасил булды.


Самолетлар да очмый

“Казан” халыкара аэропортында да очышлар вакытлыча туктатылды. Мәскәү, Франкфурт һәм Истамбулга очасы рейслар тоткарланган. Пассажирлар икенче рейс белән очачак.

Шарджа, Санкт-Петербург, Мәскәүдән очып киткән самолетлар, буран аркасында, башка аэродромнарга төшеп утырырга мәҗбүр булган.


Боз кичүләре дә ябык

Бүген төнлә Аракчино- Югары Ослан боз кияүе ябылган булса, иртәнге биштә Яшел Үзән – Түбән Вязовые кичүе дә ябылды.

8 район утсыз калды

<~>

Буран сәбәпле, Татарстанның Буа, Тәтеш, Кама Тамагы, Яшел Үзән, Биектау, Питрәч, Арча, Алексеевск, Спас, Яңа Чишмә районнарындагы кайбер авыллар һәм Казанның кайбер урамнары утсыз калды. Бу барлыгы 8 мең 398 кеше электр энергиясеннән мәхрүм калган дигән сүз.

“Мега” эшләми

Казанда буран булу сәбәпле, «Мега» сәүдә үзәге ябылды. «Үзәк көне буе ябык булачак», - диде «Мега»да эшләүчеләр.

Балалар рәхәтләнә - өйдә!

Буран аркасында, укучыларга мәктәпкә бармаска рөхсәт иттеләр. Укулар ирекле режимда үтә.


Айлык явым-төшем планы тула

Казанда тәүлек ярым дулаган буран КФУ метеостанциясенең 1875 елдан башланган тарихында рекорд куйды. Татарстан территориясендәге иң күп кар Казанда яуган.

Метеостанция җитәкчесе Мәдинә Шәрәпова хәбәр иткәнчә, күзәтү тарихында мондый карлы еллар бармак белән генә санарлык булган.

1975 елның 30 мартында 22,5 мм явым-төшем, 1979 елның 5 гыйнварында тәүлек буе буран дулап, 20,5 мм явым-төшем төшкән. 1990 елның 18-20 февраль көннәренә сузылган өч көнлек буранда 39 ммм кар төшүе күзәтелгән.

Ә кичә иртәнге 6дан бүгенгә кадәр 24,2 мм кар яуган. Бу – метеостанция күзәтү тарихындагы абсолют рекорд.

Казанда 12 сәгать эчендә айлык явым-төшемнең 73 проценты яуган.

Буран дулый, буран тынмый...


Татарстан гидрометео үзәге алдагы биш көнгә дә буран булу ихтималы хакында искәртә.

Бүген, 5 февральдә, күпчелек районнарда кар ява, көчле буран. Җил көньяктан, 25 м/с тизлектә. Һава температурасы минус 1-6 градус, юлларда карт көртләре.

Иртәгә, 6 февральдә шулай ук күпчелек районнарда буран булуы ихтимал. Урыны-урыны белән җил. Һава температурасы – минус 2-7, төнлә 10 градуска кадәр салкын.

7-8 февраль көннәрендә урыны белән талгын гына кар ява. Температура төнлә -6-11 градус, көнбагышта – 16 градуска кадәр салкын.  


Чаллы тыныч... әлегә

Казан кар өермәсе әсирлегендә калса, Чаллыда өф иткән җил дә, кар да юк.

Шулай да Чаллыдан чыгу юлында зур бөке хасил булган. «Фураларны кире боралар, алар йә кире шәһәргә китә, йә юл кырыенда туктап торалар. Без җиңел машина белән, Аллага тапшырып, чыгып киттек», – дип хәбәр итте укучыбыз. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100