news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Татарстан блогерларына реклама турында законындагы үзгәрешләр турында аңлаттылар

news_top
Татарстан блогерларына реклама турында законындагы үзгәрешләр турында аңлаттылар
Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

1 сентябрьдән «Реклама турында» федераль законның 5 нче маддәсенә үзгәрешләр керде. Бу хакта «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә Татарстан буенча Монополиягә каршы федераль хезмәт җитәкчесе урынбасары Ренат Вәлиәхмәтов сөйләде.

«1 сентябрьдән «Реклама турында» законның 5 нче маддәсенә өстәмә таләпләр кертелде. Россиядә эшчәнлеге тыелган чит ил яки халыкара ресурсларда, суд тарафыннан юкка чыгару турында карар кабул ителгән иҗтимагый һәм дини оешмаларда, шулай ук безнең ил территориясенә керү чикләнгән башка мәйданчыкларда реклама тарату тыела», – дип сөйләде ул.

Ренат Вәлиәхмәтов

Фото: © Солтан Исхаков, «Татар-информ»

Чикләүләр 1 сентябрьдән соң урнаштырылган рекламаларга кагыла. Әмма әгәр ул элегрәк урнаштырылган һәм тыю гамәлгә кергәннән соң аны тарату буенча чаралар күрелә икән, моның өчен штраф салырга мөмкиннәр, диде ул.

Бу мәгълүмат блогерларда күп сорау уятты. Нәрсә реклама булып саналырга мөмкин? Россия юристлары ассоциациясе әгъзасы, «Смарт консалтинг» оешмасының юридик департаменты җитәкчесе Эльвира Сабирова сүзләренчә, контентреймкерларга яңа үзгәрешләрне җентекләп өйрәнергә һәм детальләренә төшенергә кирәк.

Эльвира Сабирова

Фото: © Солтан Исхаков, «Татар-информ»

«ФАС сайтында нәрсәнең реклама булып саналачагы һәм реклама булып саналмаячагы яхшылап, мисаллар белән күрсәтелгән. Блогерларга нинди кысаларда эшли алачакларын аңлау мөһим. Һәр конкрет хәлдә постка анализ ясалачак. Контентмейкерларга беренче вакытларда юристлар консультациясе кирәк булачак», – диде ул.

Бу вазгыятьтә блогерлар өчен конкрет мәйданчыкларда нәрсә эшләргә яравын һәм ярамавын ачыклау иң катлаулысы булды, дип өстәде блогер Алинә Гыймалтдинова.

Алинә Гыймалтдинова

Фото: © Солтан Исхаков, «Татар-информ»

«Бу проблема белән очрашкач, без юристларга мөрәҗәгать иттек, аларның һәммәсе төрле консультация бирде. Бүгенге конференция безгә узарга ярамаган чикләрнең кайда икәнен аңларга мөмкинлек бирә. Хәзер иң мөһиме – законны бозмау һәм альтернатив мәйданчыкларда контент эшләүне дәвам итү», – дигән ышаныч белдерде ул.

Блогерлар яңа чынбарлыкка яраклашырга һәм яңа законнарны өйрәнергә әзер, дип йомгаклады Гыймалтдинова.

Фото: © Солтан Исхаков, «Татар-информ»

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар