news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Татарстан белән илһамланучылар»: Казан Кремлендә иҗат төркемнәре чыгыш ясый

news_top

Якшәмбе көнне, 2 августта, Казан Кирмәнендә «Күрше» фестиваленең җәйге сезоны кысаларында «Татарстан белән илһамланучылар» проектының чираттагы чарасы үткәрелә. Бу турыда Казан мэриясе хәбәр итә.

Шәһәр халкы һәм башкала кунаклары остаханәләрдә катнаша, республиканың иҗат төркемнәре чыгышын күрә ала.

Программа 14:00 сәгатьтә «Сорнай» фольклор-этнография ансамбле концерты белән башлана. 15:00 сәгатьтә кунаклар алдында «Каравон» фольклор ансамбле артистлары чыгыш ясый. Концерт программасын 16:00 сәгатьтә төрки-татар «Риваять» төркеме тәмамлый.

Чара бушлай оештырыла. Кунакларны «Кол Шәриф» мәчете янындагы мәйданда көтәләр.

«Татарстан белән илһамланучылар» проектын дәвам итеп алга таба тамашачылар хозурына «Габдулла – яктылык» (12+) спектакле тәкъдим ителә. Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры спектакльне 1 сентябрь көнне 16:00 сәгатьтә күрсәтә. Спектакль синхрон рәвештә рус теленә тәрҗемә ителәчәк, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте.

Күршелек һәм кунакчыллык кыйммәтләрен чагылдыра торган «Күрше» фестивале Татарстан Республикасы рәисе ярдәме белән гамәлгә ашырыла.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар