Татарстан басуында аю балалары күргәннәр: Буада? Мамадышта? Әллә чын, әллә ялган...
Шушы көннәрдә социаль челтәрләрдә Татарстан басуында йөрүче аю балалары турында видео таралды.
Кадрларда басуда урылмый калган кукуруз арасыннан өч аю баласы йөгереп чыга: аларның икесе – бер якка, өченчесе – икенче якка таба китә. Видеоны караганда, ирексездән: «Бичаракайлар, әниләре кайда соң боларның?» – дип уйлап куясың.
Башта, аю балаларын Буа районы Зур Кырлангы авылы янында күргәннәр, дип яздылар. «Интертат» хәбәрчесе бу мәгълүматны тикшерергә булды. Без Зур Кырлангы авылы кергән Түбән Наратбаш авыл җирлеге башлыгы Рафаил Шәрәфетдиновка шалтыраттык. Ләкин ул аюлар турында хәбәрне кире какты.
«Юк, бездә булмады бу. Видеоны куйгач, аны Мамадыш районының Олыяз авылы янында төшергәннәр, дип яздылар», – диде Рафаил Шәрәфетдинов.
Шуннан соң «Интертат» хәбәрчесе Мамадыш районы Олыяз җирлеге җитәкчелеге белән элемтәгә чыгарга тырышып карады. Кызганычка, рәсми сайттагы телефон номерлары аша җавап ала алмадык.
Соңрак белешүләрдән соң, әлеге вакыйның бөтенләй башка авылда булуы ачыкланды. Дөрес юнәлешне безгә Мамадыш районы Шәдче авыл җирлеге башлыгы Валерий Шрыков күрсәтте.
Аның сүзләренчә, аю балаларын Мамадыш районы Ишки авылы янындагы кукуруз басуында механизаторлар күргән.
«Ишки белән Сон авыллары арасындагы басу ул. Киң басу, еракта урманнар бар. Кукурузны урып бетергәндә механизаторлар төшереп алганнар», – дип сөйләде ул.
Мәгълүматны Ишки авыл җирлеге башлыгы Рифат Хафизов та раслады.
«Әйе, дөрес. Аю балаларын Мотыгуллин хуҗалыгы механизаторлары күргән. Видеоны «КамАЗ»дан да, кукуруз ура торган комбайннардан да төшергәннәр. Өч аю баласы йөгереп чыкканын күрергә була. Әниләре дә янда булган, тик алданрак чыгып киткән. Гадәттә аюның ике баласы була, өчәү – бик сирәк очрак», – диде ул.
Җирле халык бу урманнарда аю барлыгын белә. «Урманда аю бар инде хәзер. Узган ел җиләк җыйганда күргәннәр. Минем үземнең аю балаларын күргәнем булды. Зыян китергәннәре юк, тимәсәң – тимиләр инде алар», – дип сөйләде Рифат Хафизов.
Видео социаль челтәрләрдән алынды.