
Быел Татарстан кырларыннан яхшы уңыш җыеп алганнар, шул исәптән – 4,5 млн тонна ашлык. Бу турыда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов телеграм-каналында Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне белән котлап язган.
«Бу – безнең аграрийларның югары профессиональлеге һәм зур хезмәт сөючәнлеге нәтиҗәсе», – ди Республика җитәкчесе.
Ул тармак хезмәткәрләренең барысына да, Татарстанның һәм бөтен Россиянең азык-төлек иминлеген ныгытуга керткән хезмәт һәм илкүләм проектны уңышлы тормышка ашырган өчен, ихлас рәхмәт белдергән.
«Игенченең уңганлыгы, хезмәт яме һәм тырышлыгы кырларыннан күренә!» – дип язган Татарстан Рәисе.