Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Татарстан Айдар Сөләймановка тавыш бирә!

Татар җырчысы этно-поп жанрындагы заманча җыр конкурсында республиканы тәкъдим итә.

news_top_970_100
Татарстан Айдар Сөләймановка тавыш бирә!
Татар җырчысы Айдар Сөләйманов Якутиядә уздырыла торган «Биир кун -2018» конкурсында Татарстанны тәкъдим итә һәм хәзерге вакытта катнашучыларга тавыш бирү бара, дип яза "Татар-информ"

“Мине конкурска Татарстан Мәдәният министрлыгы җибәрде. 17 февральдә конкурсның финалы була. Җырчыларны төрле регионнардан килгән жюри бәяләячәк һәм тавыш бирү этабына да нәтиҗә ясалачак, – диде Айдар Сөләйманов “Татар-информ” хәбәрчесенә. – Татарстаннан жюри әгъзасы – композитор Эльмир Низамов”.

“Конкурс шартлары буенча, бөтен җыр туган телдә башкарыла. Мин ике халык җыры һәм композитор әсәрләре сайладым”, – ди Айдар Сөйләйманов. Болар – “Илче Бага” һәм “Рәйхан” халык җырлары, Ренат Харис белән Резеда Әхиярованың “Зәңгәр томан”, Ренат Харис белән Эльмир Низамовның “Атлар чаба” җырлары. “Атлар чаба” – “Төрквидениедә” икенче урын алган җыр, “Илче бага” – “Үзгәреш җиле – 2016”да тәкъдим ителгән иде.

«Биир кун» («Под одним солнцем») – I регионара интерактив этно-поп жанрындагы заманча җыр конкурсы. Якутиядә уздырыла. Конкурста Россиянең 11 регионы – Алтай Республикасы, Башкортстан, Бурятия, Татарстан, Удмуртия, Чувашия, Кырым Республикасы, Чукотка, Тыва, Ямал-Ненец автономияле округы һәм Саха (Якутия) Республикасыннан 11 җырчы катнаша.

Айдар Сөләйманов 8 нче номер белән билгеләнгән. Җырчыга тавыш бирү өчен 5577 номерына Шоу 8 дип смс җибәрергә кирәк. Смсның саны чикләүләрсез.




Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100