news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Татарстан авылында үсмерләр утырган «Жигули» әйләнеп капланган, бер бала үлгән

news_top
Татарстан авылында үсмерләр утырган «Жигули» әйләнеп капланган, бер бала үлгән
Татарстан прокуратурасы фотосы

Татарстанның Лениногорск районында «Жигули» машинасы авариягә очраган. Машина белән үсмер малай идарә иткән. 13 яшьлек пассажир малай һәлак булган. Бу турыда Татарстан прокурорның өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев «Татар-информ»га сөйләгән.

Фаҗига бүген көндез Иске Шөгер авылы янында була.

Якынча белешмә буенча, үсмер грунт юлда йөртүче машина белән идарәсен югалта. Шуннан соң машина әйләнеп каплана. 13 яшьлек малай шунда ук үлә. Салондагы тагын бер үсмер пассажир һәм йөртүче имгәнә, аларны хастаханәгә алып киткәннәр.

Урынга Лениногорск шәһәр прокуроры Алексей Панишев барган.

Тикшерү эшләре билгеләнгән, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар