news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Татарстан авылында урамнан баручы ике ир-атны берьюлы яшен суккан

news_top

Лаеш районындагы Столбище авылында 2 ир-атны берьюлы яшен суккан. Аларны «ашыгыч ярдәм» белән республика клиник хастаханәсенә китергәннәр. Бу турыда «Татарстан 24» каналы клиниканың матбугат хезмәтенә сылтама белән хәбәр итте.

Ике эшче ир-ат яшенле яңгыр вакытында имгәнгән. 39 яшьлек ир-ат бик каты пешкән, аның хәле бик авыр, хәзер реанимациядә ята. 52 яшьлек ир-ат аяклары оюга һәм авыртуга зарлана. Аның хәле стабиль. Бу ир-ат махсус бүлектә, аны табиблар күзәтеп тора, диелә хәбәрдә.

Социаль челтәрләрдә хәбәр ителгәнчә, ир-атлар авылда яңгыр вакытында урамнан бара торган булган. 39 яшьлек ир-атның тәненең 30 проценты 1-2 нче дәрәҗәдә пешкән. Бу турыда «В Татарстане поймут» телеграм-каналында язалар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар