Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Татарстан авылында урамда башсыз бозау үләксәсе калдырып киткәннәр

Биредә яшәүчеләрнең сүзләренчә, бу беренче генә очрак түгел икән инде.

news_top_970_100
Татарстан авылында урамда башсыз бозау үләксәсе калдырып киткәннәр

Татарстанның Кече Кабан авылында йортлар янында, юлдан бераз гына читтәрәк кенә кырда бозау үләксәсе калдырып киткәннәр. Бозауның башы булмаган. Бу турыда «Татарстан 24» хәбәр итте.

Биредә яшәүчеләр шушы урыннан кадрларны телеканалга җибәргән.

«Бу ни инде? Шулай ярый димени? Кыр буенда башсыз бозау үләксәсе ята, су башнясы янындагы чүплек тирәсендә», — ди бу хатын.

Аның сүзләренчә, биредә сасы ис таралган. Моңа кадәр дә биредә бозау үләксәсе ташлаган булганнар. Ул чакта хайванның сөякләре генә калган.

«Кем эше бу? Ул авыру булгандыр. Аны тикмәгә генә монда ташламаганнар бит», — дип ачулана биредә яшәүче хатын.

Соңрак Лаеш районы администрациясе әлеге вакыйга турында аңлатма биргән. Урынга ветеринарлар барган. Алар бозау үләксәсен биотермик чокырга илткән. Үләксә табылган урынны махсус эшкәрткәннәр.

Ветеринария хезмәте хәбәр иткәнчә, авыл халкы хайван үләксәсен чыгарып аткан очраклар булгалап тора. Мондый хәл күргән кешеләргә 8 (4378)2 70 01 номерына шатыратырга кирәк.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100