
Алексеевский районының Речное авылында питбайкта йөрүче үсмер 3 кыз баланы бәрдергән. Бу турыда «Татарстан 24» каналы район башлыгы Сергей Демидовка сылтама белән хәбәр итте.
16 яшьлек кыз җитди имгәнгән.
Сергей Демидов телеграм-каналында хәбәр иткәнчә, питбайк белән идарә итүче – балигъ булмаган яшьтәге үсмер, ул гомуми кулланылыштагы юлдан барганда, зур тизлектә килгән килеш, җәяүлеләр төркеменә бәрелә. 16 яшьлек кыз күбрәк имгәнә, анда җитди травмалар бар.
Район башлыгы ата-аналарны балаларга куркыныч мототехника алмаска өнди.