news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Татарстан авылында өй янында тора торган машинаны урлаганнар

news_top

Бөгелмә районының Иркен авылында яшәүче кешенең машинасын урлаган «автостопчыны» тоткарлаганнар. Бу турыда «Татар-информ» яза.

Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы хәбәр иткәнчә, авылда яшәүче ир-ат «Нива» автомобилен өе янына куя, ачкычын машина эчендә онытып калдыра. Шул вакытта әлеге торак пунктка Лениногорскидан Чаллыга таба баручы «автостопчы» килеп керә. Ул ачык калган машинаны күреп ала, кереп утыра, кабыза һәм Чаллыга китеп бара. Шәһәргә барып җиткәч, ир-ат машинаны автосервисларның берсе янындагы парковкада калдыра.

Машинасын югалткан хуҗа полициягә мөрәҗәгать итә. Хокук сакчылары каракның шәхесен ачыклый һәм аны тоткарлый. Тоткарланучы гаебен тулысынча таныган, аңа 5 елга кадәр ирегеннән мәхрүм итү яный, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар