Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Татарстан авылында дус хатыннар берсенең ирен скотч белән бәйләп салган

Суд 34 һәм 37 яшьлек ике хатынны ирегеннән мәхрүм итте.

news_top_970_100
Татарстан авылында дус хатыннар берсенең ирен скотч белән бәйләп салган
Кайбыч районында ике дус хатынны хөкем иттеләр. Бу турыда Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе вазифаларын башкаручы Екатерина Гудковага сылтама белән, "Татар-информ" хәбәр итте.

Хатыннарның берсенә 34 яшь, икенчесенә 37 яшь.

Узган язда бер көнне бу ике хатын исерек булган. Шул килеш алар берсенең элеккеге ире белән талашкан. Хатыннар ирне идәнгә егып салган. Скотч һәм электр үткәргеч чыбыклары белән кулларын һәм аякларын да бәйләп куйганнар. Берничә сәгатьтән генә, полиция хезмәткәрләре килеп, ирне коткарган.

"Тормыш һәм сәламәтлек өчен куркыныч тудырып, урлау, көчләү кулланмыйча, законсыз иректән мәхрүм итү" маддәсе буенча, бу хатыннарны суд хөкем иткән. Алар хәзер ике еллык сынау вакыты белән, шартлы рәвештә өч елга ирекләреннән мәхрүм ителгән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100