news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Татарстан авылында бара торган машинадан бала егылып төшкән һәм тәгәрмәч астына кергән

news_top
Татарстан авылында бара торган машинадан бала егылып төшкән һәм тәгәрмәч астына кергән
tatarstan24.tv

Кичә Кукмара районының Асан-Елга авылында бара торган машинадан 5 яшьлек бала егылып төшеп калган һәм тәгәрмәч астына кереп киткән. Бу турыда «Татарстан 24» каналы хәбәр итте.

Бала иминлек каешы белән эләктерелмәгән булган. Бу турыда Кукмара районы буенча ЮИХИДИ бүлеге хәбәр итте.

Авария көндезге өчләр тирәсендә була. «Киа» машинасы белән 33 яшьлек хатын идарә итә. 5 яшьлек бала арткы утыргычта утыра. Шул чакта сабый машинадан егылып төшә һәм тәгәрмәч астына керә.

Сабый имгәнгән, аны Кукмара хастаханәсенә илткәннәр, аннары Казанга Республика клиник хастаханәсенә күчергәннәр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар